Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Юкә чәчәгенең 1001 ФАЙДАСЫ

Тиздән юкә чәчәге җыяр вакыт җитә. Юкә чәчәге халык медициансында борынгыдан ук кулланыла.

Аңарда эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар. Файдасына килгәндә, юкә чәчәге температураны төшерә, ютәлдән булыша, иммунитетны күтәрә, кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә, невроз вакытында тынычландыра, бөердән ташларны чыгара.

Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 гр кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.

Йокысызлыктан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.
 

Бөерләр ялкынсынганнан: бер стакан кайнар суга берәр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм җитен орлыгы. Көненә 3-4 тапкыр 0,5 стакан эчегез.

Пародонтоз, стоматиттан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәге салып төнәтегез һәм 5 гр сода салып, көненә 4-5 мәртәбә авыз куышлыгын шул катнашма белән чайкатыгыз.

Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгару өчен: термоска 2 чәй кашыгы юкә чәчәге, 1 чәй кашыгы кчыткан, бер-ике ботак сельдерей, 20 гр имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак (ансыз да ярый, 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.

 Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев