Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Тәмле тутырма- ясаганыгыз бармы?

Авылларда итнең күп мәле. Иттән мең төрле ашамлык әзерләргә мөмкин. Шуларның берсе – тутырма (пешкән колбаса). Бүген без сезне өй шартларында, авыл итеннән, бернинди химикатсыз (кибет колбасасында тычкан койрыклары, бәдрәф кәгазе дә очраштыруын әйтеп тә тормыйм!) телеңне йотарлык тәмле тутырма әзерләү серләренә өйрәтербез.

Тутырманы сыер итеннән яки терлекнең үпкә-бавырыннан, йөрәгеннән әзерлиләр. Шуңа төрле ярма (дөге, тары, карабодай я солы ярмасы), башлы суган, йомырка, тоз, борыч, сөт яисә шулпа кушалар. Катнашманы сыер, сарык, кәҗә эчәгенә тутыралар. Шулай да иң яхшысы — сыер яки ат эчәгенә тутыру. Башта эчәкне эшкәртәләр: лайлалы тышчасын, пычак белән кырып, бик яхшылап юалар, кайнар су белән пешеклиләр. Аннары бер башын җеп белән бәйләп, эчке ягын әйләндерәләр һәм эченә әзер ит белән ярма тутыралар.
СЫЕР ИТЕ БЕЛӘН ДӨГЕДӘН ТУТЫРМА
Симез сыер итенең сөяксез йомшак җирен суган белән кушып иттарткычтан чыгаралар, тоз, борыч сибеп, әйбәтләп болгаталар. Азрак сөт яисә салкын шулпа, пешермичә генә, йә бүрттереп дөге салалар. Катнашма сыек булырга тиеш.
Эшкәртелгән эчәкнең өчтән ике өлешенә шул катнашманы тутыралар да ачык башын бәйләп куялар. Катнашманы эчәк тулганчы салырга ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә һәм тутырманың ярылып китүе ихтимал. Әзер тутырманы уклауга бәйлиләр дә, кайнап торган тозлы сулы кәстрүлгә батыралар, аннары 30-40 минут пешерәләр. Табынга кайнар килеш чыгаралар. Пешкән тутырманы турап та, бөтен килеш тә майлы табада ут өстендә яки духовкада кыздырып алырга була.
Тутырма янына әйрән, салкын катык куялар, теләгән кешегә кайнар ит шулпасы бирәләр.
1 килограмм йомшак иткә: 100 грамм дөге, 100 грамм суган, 300-400 грамм сөт яисә салкын шулпа, тоз, борыч кирәк.
ҮПКӘ-БАВЫРДАН ТУТЫРМА
Терлекнең үпкә-бавырын, йөрәген эшкәрткәч, вак кына итеп турап, суган кушып иттарткычтан чыгаралар, йә тагаракта ваклап чабалар. Тоз, борыч сибеп, йомырка сытып, яхшылап болгаталар, аннары сөт яисә салкын шулпа, дөге яки карабодай ярмасы өстиләр дә, болгатып, эчәккә тутыралар. Эчәкнең баш-башын бәйлиләр. Бу катнашма сыек булырга тиеш. Аны бавыр белән ярмадан гына да әзерләргә мөмкин. Тутырманы сыер итеннән әзерләгән тутырма кебек үк пешерәләр.

Үпкә-бавыр тутырмасы деликатес ризыклардан санала, аны икенче аш итеп бирәләр. Табынга, гадәттә, түгәрәкләп кисеп, матур итеп тәлинкәгә тезеп, кайнар килеш чыгаралар.

1 килограмм үпкә-бавыр, йөрәккә: 100 грамм дөге яисә 120 грамм карабодай ярмасы, 1 йомырка, 100 грамм суган, 300-400 грамм сөт яки шулпа, тоз, борыч алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев