Актаныш

Тозлы күлгә бардыгызмы быел: кемгә дәва, кемгә сихәт

Оренбур өлкәсенең Соль-Илецк (татарчасы Тоз-Түбә) шәһәренә ял итәргә, дәваланырга сезонында миллионнан артык кеше килә. Инфраструктурага акча җыела, әмма уңайлыклар тудырылмый. Күлдән тоз-ләм алып чыгучыларга 5 мең сум штраф каралган. Җирле халыкка эш урыннары юк, алар туризм хисабына көн күрә. Русиянең эчке туризмы ничек яши? Коронавирустан саклану чаралары ничек көйләнгән? Азатлык хәбәрчесе боларны Тозлы күл мисалында өйрәнде.

Тозлы күлләр янәшәсендә генә тоз шахтасы эшләп тора — Руссоль язуы ерактан ук күзгә ташлана. Бүген аннан көненә 50 мең тонна тоз чыгаралар. Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда шулай дип сөйләделәр. Тоз табу күләме белән Русия дөньяда 14нче урында. Тозлы күлләр дә биредә тоз табылганга гына барлыкка килгән.

Развал күле

Развал күле

Борынгы заманнарда бу җирләргә күчмә халыклар тозга йөргән. XVI гасырда патша галиҗанәпләре бу урындагы тозларга кызыга, күпмедер вакыттан тоз булган җирләр кирмән белән уратып алына һәм тоткыннар шуннан тоз чыгарып, ул халыкка сатып кына бирелә башлый. Хәзер күл булган урында да кайчандыр тоз чыгара торган карьер булган. Җирле Песчанка елгасы ярларыннан чыгып ташыгач, карьерны су баскан һәм ул күлгә әверелгән.

2010 елда бу урында туристик-рекреацион кластер төзү турында карар кабул ителә һәм ул эчке туризмны үстерү турындагы федераль програмга кертелә. 2013-2016 елларда тозлы күлләрнең инфраструктурасына федераль бюджеттан 580 миллион сумга якын акча бүленә, тагын 167 миллион сумнан артыгы җирле бюджеттан алына. Тозлы күлләр коймалап алына, бүген дә анда акча түләп кенә керү мөмкин. Бүген бу күлләр шәхси кәсеп чыганагы булып тора.

Шахта буендагы кечерәк тозлы күл

Шахта буендагы кечерәк тозлы күл

Быел күлләргә керү бәясе 300 сум итеп куелган, җиде яшькәчә балалар гына бушлай керә ала. Инвалидларга, пенсионерларга бернинди ташламалар юк. Узган ел күлләр августта ике атна гына эшләп калган, пандемия аркасында булган югалтуны каплау өчен, быел бәяләрне 50 сумга арттырганнар.

Күлләргә керү өчен бернинди ПЦР тест, вакциналау турында белешмә, хәтта маска да кирәк түгел. Күлләрнең сыйфаты, тоз һәм ләмнең тискәре йогынтылары хакында мәгълүматны да үзең эзләп тапсаң гына — күл янәшәсендә бернинди мәгълүмат такталары юк. Шуның өченме, монда ашыгыч ярдәм машиналары еш килә.

Тозлы күлгә керү капкалары берничә. Бусында терминаллар юк, билет кассадан алына

Тозлы күлгә керү капкалары берничә. Бусында терминаллар юк, билет кассадан алына

Керү билетларын терминаллар аша үзең яки кассирдан да алырга мөмкин. Терминал аша алучыларның проблемнары да булды: түлиләр, әмма терминал билет бирми, чөнки билет бастыручы кәгазе беткән. Андыйларны администраторлар да уздырмый, чөнки чек булмагач, түләгәнеңне дәлилләп булмый. Тагын бер мәсьәлә: бер билет белән көн дәвамында ике тапкыр кереп булмый. Тиз генә кунакханәгә яки яшәгән урыныңа кайтып килергә кирәк булса, яңадан билет алырга кирәк. Шуңа күрә килүчеләр көнлек ризыгын, бар кирәк-ярагын үзе белән тутырып йөри.

Тозлы күлгә керү өчен терминаллардан билетка чират

Тозлы күлгә керү өчен терминаллардан билетка чират

Коймалар артында берничә күл бар. Төрле тозлылыкта ике тоз күле, бромлы минераль күл, ләмле күлләр һәм төче сулы күл. Бу күлләр чагыштырмача якын урнашса да, алар арасында атлы тарантас яисә машина йөреп тора.

Күлләр арасында кешеләрне ташучы атлар

Күлләр арасында кешеләрне ташучы атлар

Монда да авыру кешеләргә, инвалидларга, өлкәннәргә бернинди ташлама юк, коммунизмдагыдай тигезлек - һәркем 100 сум түли.

Күлләр арасында йөрүче машинага утырасың килсә, 100 сум түләргә кирәк

Күлләр арасында йөрүче машинага утырасың килсә, 100 сум түләргә кирәк

Тозлы күлдән чыккач душка кереп чыгам дисәң дә 100 сум түләргә кирәк.

Душка керәм дисән дә түләргә кирәк

Душка керәм дисән дә түләргә кирәк

Күл буенда эшләүче берничә кафеда бетмәс-төкәнмәс чиратлар сузылган, анда да бернинди дистанция саклау, маска кию юк.

Кафега чират торучылар

Кафега чират торучылар

Туңдырмага, эчәр суга да чиратлар җыела.

Туңдырма алырга чират

Туңдырма алырга чират

Билетның бәясенә күрә инфраструктура бик яхшы булырга тиеш сыман, әмма бәдрәфләр җыештырылмаган, чүп җыелмаган. Халык дәваланырга йөрүче ләмле күлләрдә исә бөтенләй бернинди уңайлыклар, хәтта душлар да юк.

Ләм белән дәвалану күлләрендә бернинди инфраструктура юк

Ләм белән дәвалану күлләрендә бернинди инфраструктура юк

Аның каравы, шул ләмне шешәләргә тутырып алып чыгучыларга 5 мең сум штраф каралган һәм моны бик нык күзәтәләр.

Ләмле күл янында ятаклар да, чатырлар да, эскәмияләр дә, душ та юк

Ләмле күл янында ятаклар да, чатырлар да, эскәмияләр дә, душ та юк

Җирле халык күлләргә бик йөрми. Күлләрне коймалап алып, ярларны биегәйтеп юл салганнан соң, алардан читтә дә яңа күлләр барлыкка килә башлаган. Тозлы күлдә яшәүчеләр әнә шунда барып калырга тырыша, чөнки күл хуҗалары клиентларын югалтмау өчен аларны махсус машиналар китертеп суыртып ала икән. Бүгенгә әле коймадан читтә дә тозлы һәм ләмле күлләрне табарга була. Алар бик кечкенә, әмма һичьюгы андагы ләмне алган өчен штраф салмыйлар.

Койма тышында хасил булган яңа ләм күле. Җирле халык шунда йөри. Бераз читтәрәк яңа тоз күле дә бар

Койма тышында хасил булган яңа ләм күле. Җирле халык шунда йөри. Бераз читтәрәк яңа тоз күле дә бар

Халыкның күпчелеге шул туризм исәбенә генә көн итә, чөнки биредә эш урыннары юк диярлек. Сезонында акча эшләп калалар да, шуны ел дәвамында тоталар. Шул сәбәпле, шәһәргә килгән һәр турист өчен көрәш бара. Шәһәргә кергәнче үк, берничә чакрым алдан, "Жилье" дигән язу тоткан кешеләр күренә башлый. Шәһәр эчендә дә шундый язулы кешеләр машиналар каршына йөгерә, автовокзалда да тыныч кына йөреп булмый.

Зөһрә Бәшәрова үзенә татар туристларын гына кертергә тырыша, алар ышанычлы һәм чиста ди

Зөһрә Бәшәрова үзенә татар туристларын гына кертергә тырыша, алар ышанычлы һәм чиста ди

Зөһрә Бәшәрова — Тоз-түбәдә туып-үскән татар хатыны. Ул да туристларда акча эшли. Өе янында гына туристлар өчен җәйге бүлмәләр белән ике бина салдырган. Җиде бүлмәдә 20ләп кешегә яшәү өчен шартлар тудырылган. Монда килүчеләр уртак ашханәдә үзләре әзерләп ашый, алар өчен көн саен мунча ягыла, салкын душта коенып чыгу мөмкинлеге бар. Шундый шартлар өчен турист тәүлегенә 350 сум түли. Өч-дүрт айлык сезонда кимендә ярты миллион сум акча эшләп алырга мөмкин.

Зөһрә ханым мәчеттә дин сабаклары да укыта, мәетләр озатуга да йөри. Аның әйтүенчә, пандемия вакытында коронавирустан үлүчеләр күп булган, әле хәзер дә пакетта кайтарылучы мәетләр булгалый икән.

"Әле менә пәнҗешәмбе генә бер кешене пакетта алып кайттылар, мәчет ишегалдында торды, шунда укып озаттык", - дип сөйләде ул. Шуңа карамастан, кибетләрдә, кафеларда маска киючеләр юк дәрәҗәсендә.

Тәүлеге 6 мең сумлык вип-йортлар

Тәүлеге 6 мең сумлык вип-йортлар

Шәһәрдә торак арендалау бәяләре 300 сумнан башлана. Кунакханәләрдә 2000-2500 сумга ике кешелек бүлмә табып була. 6000 сумга тоз күлләренә якын гына урнашкан йортларны арендаларга мөмкин. Моңа туклану бәясе кермәгән, арендага бирелгән йортларның үзләрендә дә ризык әзерләү урыннары юк.

Торак бирүчеләр арасында мошенниклык очраклары да шактый. Бер атналык акчаны алдан алып куеп, ике көннән кунакларны газ-борыч балоннары белән куркытып куып чыгару очраклары да була икән.

Туризм, тоз шахтасыннан башка җирле халык эшкә урнашып акча эшли ала торган тагын бер зур һәм Русиядә билгеле оешма — "Кара дельфин" төрмәсе. Ул да шушында урнашкан. Монда гомерлеккә хөкем ителгән 700ләп тоткын утыра, аларга якынча шул ук санда диярлек кеше хезмәт күрсәтә диләр.

"Дельфин" исемле кибеттә тоткыннар ясаган сувенирлар сатыла

"Дельфин" исемле кибеттә тоткыннар ясаган сувенирлар сатыла

Җирле халык тагын карбыз кырларында эшли. Ирләрнең күпчелеге Мәскәү, Петербурга китеп акча эшли.

Җирле халыкның ике меңнән артыгы татар булгач, шәһәрнең "Туган якны өйрәнү" музеенда да татарларның милли киемнәре куелган почмак бар.

Туган якны өйрәнү музеенда татар милли киемнәре куелган почмак

Туган якны өйрәнү музеенда татар милли киемнәре куелган почмак

Тоз-түбәдә татар концертлары да даими уза, афишалар да еш очрый.

Чыганак: https://www.azatliq.org/a/31406218.html

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: