Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ТҮТӘЛЛӘРГӘ НӘРСӘ БЕЛӘН НӘРСӘНЕ УТЫРТЫРГА?

Яшелчәләрне утыртыр алдыннан, түбәндәгеләрне исәпкә алырга тырышыгыз:

1.Бер үк биеклектә һәм куелыктагы янәшә һәм тыгыз утыртылган үсемлекләр бер-берсен яратмый.
2.Бер үк төрдән булганнар да күршелекне яратмый, бигрәк тә зонтиклылар “әрләшә”.
3.Фенхель белән әрем барысын да кыерсыта.
4.Суган белән сарымсак кузаклылар һәм кәбестә төрләрен өнәми.
5.Кишер, чөгендер, кыяр, помидор – күршесендә кем булса да үсә.
6.Салат һәм шпинат башка үсемлекләрнең тамырлары үсешен стимуллаштыручы матдә бүлеп чыгара һәм туфракны катнаштыра.
7.Петрушка, фасоль һәм мелисса, базилик (реган), чабер, календула, тимьян, котовник, иссоп, настурция, бархатцы корткычлардан саклый. Суган белән сарымсак гөмбәчек авыруларын баса.
8.Кукуруз һәм көнбагыш күршеләрен үз ышыгына ала һәм җилдән саклый, яхшы микроклимат булдыра.

ПАРЛАР САЙЛЫЙБЫЗ:
1.Кишер – суган: бер-берсен кишер һәм суган бетеннән саклый.
2.Кәбестә – сельдерей: бергәләшеп авыруларга һәм корткычларга каршы тора. Сельдерей кәбестә күбәләгеннән саклый, аны кәбестә араларына утырталар. Кәбестәне җыеп алганнан соң, ул җәелеп үсә. Иртә өлгерә торган кәбестә, брокколи һәм иртә өлгерүчән чәчәк кәбестәләре туры килә.
3.Кыяр һәм укроп бергә бик яхшы үсә.
4.Базилик һәм помидор бер-беренә ярдәм итә.
5.Бер рәттә кольраби белән салат яхшы яши, икенчесен кольрабига караганда алданрак җыеп алалар.
6.Кукурузга яки көнбагышка үрмәләп үскән кыяр салкыннарга кадәр уңыш бирә.
7.Фасоль помидор һәм кыяр белән килешеп яши.
8. Редисны, аннан соң цуккини, кабачки һәм башка соң өлгерә торган яшелчәләр утыртылачак урынга чәчәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев