Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ТЫНЫЧЛАНДЫРА ТОРГАН ҮЛӘН ЧӘЙЛӘРЕ

Юкка гына әби-бабаларыбыз төрле үләннәр җыеп, алардан эчемлекләр ясамаган: киптерелгән үләннәр кешегә физик һәм психик халәтне яхшыртырга булыша. Бераз тынычлану, ял итеп алу өчен үлән чәе – иң шәп ысул! Язмада шундый тылсымлы чәйләрнең берничәсен тәкъдим итәбез.

Тынычландыручы язгы чәй 1

1 аш кашыгы киптерелгән даруханә ромашкасы, лаванда, роза чәчәге;

½ киптерелгән чамбыр (тимьян);

2 чәй кашыгы киптерелгән кызыл клевер, пәйгамбәр тырнагы (календула);

½ чәй кашыгы стевия.

Барлык үләннәрне дә бутап, 6-8 минут төнәтергә һәм сетка аша үткәреп, әзер чәйне эчәргә киңәш ителә. Бераз шикәр салсагыз да була.

Тынычландыручы язгы чәй 2

480 мл кайнаган су;

10 яфрак мелисса;

3 аш кашыгы 1 ½ киптерелгән лаванда;

бераз бал;

бер кисәк лимон.

Башта мелисса белән лавандага кайнаган су салып, 5-15 минут чамасы төнәтергә кирәк. Соңрак бал һәм лимон өстисез.

Йокларга ярдәм итүче чәй

2 аш кашыгы: киптерелгән кычыткан, сары мәтрүшкә, роза чәчәге, әфлисун кабыгы, бөтнек, розмарин һәм чамбыр (тимьян);

1 аш кашыгы киптерелгән хризантема чәчәге.

Ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм 3-4 минут чамасы төнәтергә кирәк.

Нерв системасын тынычландыручы чәй

2 аш кашыгы киптерелгән юкә чәчәге, даруханә ромашкасы;

1 аш кашыгы киптерелгән роза таҗлары;

½ аш кашыгы киптерелгән лаванда.

1 касә чәй өчен 1 чәй кашыгы буталган үләннәрне салыгыз. 3-5 минут төнәткәннән соң, чәйне эчәргә ярый.

Борчылганда ярдәм итүче чәй

2 аш кашыгы киптерелгән мелисса һәм гөлҗимеш;

1 аш кашыгы солы, киптерелгән даруханә ромашкасы һәм лаванда.

Әлеге чәйне дә нәкъ шулай ук, барысын да болгатып, төнәтәсе була. 8-10 минуттан эчәргә рөхсәт ителә. Теләгән очракта чәйгә соңыннан шикәр салырга була.

             Чыганак: Ялкын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев