Актаныш

Умартачылар җәе: баллымы?

Быелгы соңга калган яз, җәй умартачыларны борчуга салмаганмы? Җәйге сезон баллы булырмы? Арча районында күпләп бал кортлары агуланган, сәбәп нидә? Балтач районының иң тәҗрибәле, танылган умартачыларның берсе – Түбән Кенәдән Айдар Сәмигуллин белән умартачылыктагы мәшәкатьләр турында сөйләшәбез.

Айдар Сәмигуллин турында без инде берничә тапкыр яздык. Үз хуҗалыгында күпләп терлек асрап, ул бер елны «Рәсәйнең иң яхшы 100 хуҗалыгы» дипломына лаек булды. Ул чакта дуңгызчылык белән шөгыльләнде. Бераздан мөгезле эре терлеккә күчте, савым сыерлары алып җибәрде. Бу юнәлештә дә шактый танылды. Аннан инде әтисеннән мирас булып калган берничә оя умарталарын берничә дистәгә җиткерде. Терлек асрау белән параллель алып барса да, анысын да аксатмады, умартачылыкта да Балтач брендына әйләнгән балы белән республикада, аннан читтә танылу алды. Булганнан бар да була, дисәң дә, Айдар үзе әле дә умартачылыкта барысын да белеп бетермим дип саный. Юкса бу юнәлеш белән һөнәри шөгыльләнә башлавына да уникенче ел.

– Быелгы язы, җәе соңлаган елда кортлар – балсыз, маллар печәнсез калыр  дип курыкмыйсызмы? – дим Айдарга.

– Уйландыра инде. Бөтенесе соңга калды бит. Яз бал кортлары өчен уңай килмәде.  Минем үземнең 2010 елдан бирле мондый ел күргән булмады, тәҗрибәле умартачылар гомергә мондый язны, җәй башын күргән юк, диләр. Ачлыктан оя-оя кортлары үлеп беткән кешеләр дә булган. Шөкер, безнекеләр әйбәт кышлады. Үлем-китем өч процент тирәсе генә булды. Бу – бөтенләй юк дигән сүз инде. Кышлатуга килгәндә, без кортларны өйләргә кертмибез. Тышта, кар белән күмеп калдырабыз. Кар астында салкынлык 5–6 градустан артмый, шуңа күрә салкын кыш та аларга зыян салмый. Март азагында исә, чаңгы белән менеп, кардан чистартабыз, территориягә көл сибәбез, үзебезчә ревизия ясыйбыз.

– Кортларны урманда, кар астында калдыру куркыныч түгелме соң? Кыргый, ач җанварлар һөҗүм итсә…

– Беренче ел гына шулай эшләмибез инде. Шөкер, әлегә кадәр тыныч булды.

– Кортлар әйбәт кышласын өчен, көздән нинди чаралар күрәсез?

– Көздән һәр ояда 20 килограмм чамасы азык калдырабыз. Шуннан да аз калдырсаң, алар кышны бик көчсезләнеп чыга, чөнки ояда 2–2,5 килограмм корт кала, ә бер килограммга ун мең корт керә. Кышны алар азыкка кытлык сизмичә, тыныч үтәргә тиеш. Безнекеләр ашап та бетермәгән иде, әмма барыбер, язга чыгуга, тагын ашаттык. 75 процент шикәр пудрасын бал белән болгатып, бераз су кушып, камыр формасында азык куйдык һәм аксымга бай өстәмәләр дә бирдек. Көннәр җылытуга, ояларны юып, кортларны чиста ояларга күчерәбез. Җылы көннәр булганда төрле кушылмалар, әйтик, соя онына, кызыл ачы борыч, коры сөт болгатып куябыз (кортлар аларны чәчәк серкәсе урынына, балаларына ашатырга дип, ояга ташый), берәр стакан май аенда үскән әрем, чәчәк аткан чакта җыелган әрем, мәтрүшкә, нарат бөресе, ачы кызыл борыч салып кайнатып, бер литр шикәр сиробына 100 грамм исәбеннән әлеге төнәтмәне кушып бирәбез, җилсез, гел кояш төшкән урынга табакка су салып, азрак диңгез тозы кушып, кортларны шуннан су эчәргә ияләштерәбез. Аларга ризыктан тыш су да кирәк. Батып үлмәсеннәр өчен, табак төбенә печән яки салам салабыз.

– Кечкенә генә кортларга әллә ниләр кирәк икән… Мәшәкате шактый…

– Шулай эшләмәсәң, җәй көне бал алам димә. Кортларны июльгә кадәр карыйсы, ашатасы. Быел июнь аенда, мәсәлән, көн саен 800 грамм – бер килограмм бал ашаттык. Бал җыю чоры бер ай. Ярый әле, май – июнь айларында өчәр көнләп булса да, җылы, матур көннәр булды. Кортлар талга оча алды. Үткән ел тузганакка очмаганнар иде, быел аннан да бал җыйдылар. Өрәңге, алмагачка да очтылар… Күп булмаса да, бераз бал ала алдык. Соңгы ике көндә кортлар бик әйбәт эшли. Таныш тәҗрибәле бер умартачы көндәлек алып бара. Аның сынамышы буенча, 25 гыйнварда көн матур булган, быел бал булачак, ди ул. Өметләнәбез инде. Без үзебез бал гына түгел, бал икмәге (перга), балавыз, аңардан мазь һәм төнәтмә дә ясап сатабыз, башка төрле төнәтмәләребез дә бар, аларны балга караганда да күбрәк сорыйлар, чөнки һәркайсы – бик күп чирләргә дәва. Хезмәтләребез җилгә очмасын, өметләр аклансын иде инде.

– Шушы көннәрдә күрше Арча районында бик күпләп бал кортлары агуланган дигән хәбәр таралды. Кортлар нилектән агулана? Моны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Кортлар кыр-басуларны агу-химикатлар белән эшкәрткәннән агулана, үлә. Агуларның да бит төрлесе бар. Куркынычлыгы өч дәрәҗә белән билгеләнә. Еш кына җитәкче-белгечләр арзанлы агу-химикатлар белән эшли, әмма тикшерү килгәндә, «Без менә шушындый куркынычсыз химикатлар белән генә эшлибез», – дип күрсәтергә үзләрендә нормаль агу-химикатларны запаста тота. Нәтиҗәдә гаеплеләр ачыкланмый да кала. Шөкер, бу яктан безнең районда мондый хәлләр күзәтелгәне юк. Социаль челтәрдә махсус төркем бар, шунда агулау-эшкәртү көннәре турында кисәтүләр алдан языла.

– Җәйләрегез баллы булсын, дип теләргә генә кала.

Гөлсинә Хәбибуллина 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: