Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ял көнендә-курник

«Аш-су» остасы Эльмира Василова курник пешерергә өйрәтә.


Кирәк (камыр өчен)
300 г сөт;
1 йомырка;
100 г үсемлек мае;
1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы;
1 чәй кашыгы тоз;
8 г коры чүпрә;
кирәгенчә он.

Эчлек өчен
400 г сөяксез тавык ите (бот итеннән сусылрак була);
4 йомырка;
200 г каты сыр;
200 г атланмай;
тәменчә тоз.

Эш барышы

 

  • сөтне җылытып, шикәр комы белән чүпрәне салып, туглыйбыз. Өстен каплап, 15 минутлап күпертәбез. 

 

 

  • 1 йомырка, сыек май, тоз, он салып, камыр басабыз. Онны берьюлы күп итеп салмагыз, азлап-азлап кына өсти барыгыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Аны куна тактасына төшереп, озаклап басабыз. Камыр уңсын өчен, 15 минутлап басарга кирәк. Басып бетергәч, өстен тастымал белән каплап, сәгать ярым күпертәбез.
  • Итне өчпочмакка тураган шикелле шакмаклап турыйбыз. Каты итеп пешергән йомырканы шулай ук ваклыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз сибәбез. 

  • Камырны 40-45 граммлы кечкенә шарларга бүләбез. Һәр шарчыкны чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәябез. Җәем уртасына ике аш кашыгы эчлекне салып, җиңелчә генә тигезлибез. Эчлек өстенә берәр чәй кашыгы йомшарган атланмай куябыз. 

  • Камырның ике читен чираттан күтәреп бөреп, сумсалар ясыйбыз. 

  • Сумсаларны төбе майланган табага тезәбез. 1 йомырка агына 1 аш кашыгы сөт кушып туглап, сумсаларның өстенә ягабыз. Курникны 220 градуска кадәр кызган мичтә 35-45 минут пешерәбез. 

Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!  

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев