Актаныш

Ял көнендә тәмле сый: Кабак һәм кара кунжут самсасы

Ял көнендә гаиләгезне тәмле сыйлар белән сыйлагыз әле.

Камыр өчен: 

 

400-500 г он; 

200 мл су; 

1 данә йомырка; 

ярты бал кашыгы тоз; 

50 г атланмай. 

 

Эчлек өчен: 

 

500 г кабак; 

200 г суган; 

тәменчә тоз, борыч, әнис орлыгы (укроп); 

2 аш кашыгы зәйтүн мае (оливковое масло). 

 

Самсаның өстенә сөртер өчен: 

 

йомырка; 

кара көнҗет (кунжут). 

 

 

Эш барышы: 

 

Җылымса су, тоз, йомырка һәм оннан камыр басабыз. 

Бик юка итеп җәем җәеп, йомшак май белән майлыйбыз. 

Җәемнең озынча ягыннан тыгыз итеп рулет сыман төрәбез дә, әкәм-төкәм сыман (как улитка) урап, 20-30 минутка өстен томалап калдырабыз. 

Шул арада эчлек әзерлибез. Кабакны кабыгыннан чистартып, төшләреннән аралыйбыз, шакмаклап турыйбыз. Суганны да шулай ук шакмаклап турап, кабак белән берләштерәбез. Шулар өстенә тоз, борыч, әнис орлыгын, зәйтүн мае сибәбез. Эчлек әзер. 

Хәзер инде камырны алабыз да, әкәм-төкәмне сүтеп, озынлыгы 8-10 сантиметрлы өлешләргә бүләбез. Һәрбер кисәкне кул белән генә җиңелчә баскалап, җәемнәр бик юка булмаслык итеп җәябез. 


Җәем уртасына эчлек салып чыгабыз. Өчпочмак рәвешенә китереп, чит-читләрен бөрәбез. 

Табаны майлап яисә махсус кәгазь җәеп, самсаларны җөйләрен аска каратып тезәбез. 

Өстен күпертелгән йомырка белән майлыйбыз,  кара көнҗет сибәбез. 

230 градуска кадәр кызган духовкада 40-60 минут чамасы пешерәбез (духовкагызга карап чамалагыз). 

Бераз суына төшкән самсаны чәй табынына чыгарабыз. 

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vypechka/kabak-m-kara-kunzhut-samsasy

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: