Актаныш

ЯЛ КӨНЕГЕЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН: Бездән җайлы кабымлык рецепты

Бәйрәм табынына кабымлык ясау ЫСУЛЫ

Кирәк:

тарталетка

тавык ите

шампиньон

каймак

суган

тәменчә тоз

сыр

Иң беренче эш итеп тавыкның түш итен вак итеп турап, тозлы суда тиз генә пешереп алырга һәм суын сөзәргә.
Туралган шампиньонны суган белән  бераз тоз салып кыздырырга.
Кызгач, өстенә итне салырга. Бер кашык кибет каймагы өстәп болгатырга.
Суынгач, тарталеткаларга салып, өстенә сыр уарга һәм ул эрегәнче мичкә тыгып алырга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: