Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Яшелчә-җимеш белән дәвалана беләсезме?

Җәй көне сәламәтлегегезне ныгытып калыгыз!

Күзләр ялкынсынганда ярты стакан кыяр кабыгына ярты стакан кайнар су һәм ярты чәй калагы сода салалар. 10-15 минут төнәткәч, сөзеп, шуның белән күзне юалар.
Җәрәхәт, үлекле шешне дәвалау өчен каен яфрагын кайнар суда пешекләп, кер сабыны сөртәләр һәм зарарланган урынга куялар, бинт белән бәйлиләр. Бәйләвечне көнгә 2-3 мәртәбә алыштыралар.
Йөрәк авыруын басу өчен көнгә берничә тапкыр миләүшә чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк.
Гөлҗимеш төнәтмәсе азканлылык булганда файдалы, матдәләр алмашын яхшырта.
Эч кипкәндә слива яисә солы суы эчәргә кирәк.
Бронхит, ютәл борчыганда әче торма сутына бал кушып болгаталар. Аны ашар алдыннан һәм йокларга ятканда 2шәр аш кашыгы кабып куялар.
Холецистит булганда 1 аш кашыгы каен бөресен 1 стакан кайнар суга салып кайнатып чыгаралар. Ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә чирек стакан эчәләр.
“Анемия” диагнозы куелганда кандагы гемоглобин күләмен күтәрергә мондый чара ярдәм итәр: йоклар алдыннан стаканның 1/3 өлешенә йөзем юып салалар. Кайнар су өстәп, иртәнгә кадәр тоталар. Йокыдан торгач, ач карынга йөзем җимеше ашыйлар, төнәтмәсен эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев