Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Яз, яз, яз җитә...

Яз фасылында кирәк булачак файдалы киңәшләр белән бүлешеп үтәбез.

1.Язгы аяк киемен батареядә киптермәскә тырышыгыз. Ул бик тиз сыйфатын югалтачак. Үз көенә кибүне көтәргә вакытыгыз юк икән:

*аяк киеменә гәзит яки кәгазь тастымал (бумажное полотенце) йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз  сеңдерәчәк;

*салкын һава өрдереп фен ярдәмендә киптерсәгез дә була;

*шулай ук силикагель кулланырга була. 

2.Күн перчаткалар кысыгракмы?

Аларны дымлы тастымал белән урагыз да ким дигәндә 2-3 сәгатькә калдырып торыгыз. Аннан соң кулларыгызга киегез дә кипкәнче салмый йөрегез. Күн сезнең кул формасын алачак һәм уңайлы булачак. (Искәрмә! Болай итеп күн перчатканы ике размерга зурайтып булмый. Ул бары тик уңайлырак кына булачак).

3.Яз җитүгә кышкы киемнәр ялга әзерләнеп, шкафта үз урыннарын алачак. Әмма моңа кадәр аларны юып, тазартсагыз яхшырак. Пуховикларны юганда өч киңәшкә колак салу кирәк:

*пуховикларны эләктереп, эчен тышка чыгарып юалар;

*аның белән бергә юарга башка кер салмагыз;

*кер юганда махсус шарчыклар кулланыгыз. Алар пуховикның мамыгы оешуга юл куймас. Андый шарчыкларыгыз юк икән, теннис шарлары да ярый.

Пуховиклар бер генә тәүлек кипмәскә мөмкин. Аларны даими селкетеп, эчендәге мамыгын җайларга кирәк. Тизрәк киптерергә нык теләсәгез дә, батарея янына китермәгез. Җылыда мамык кипми, ә исләнә генә.

4.Лакланган түфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара алуын белегез.
Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.

5.Язгы аяк киеме юешләнеп кенә калмый, исләнә дә. Моннан котылу өчен кечкенә капчыклар тегегез һәм  дөге ярмасы салыгыз. Аларга берничә тамчы эфирлы май тамызыгыз. Аяк киемен салган саен әлеге капчыкларны эченә тыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март Киңәш итеп Бу файдалы Актаныш яңалыклары Файдалы мәгълүмат Яз Файдалы киңәшләр