Язның беренче аен ничек үткәрергә?

Иртәгә язның беренче көне, ә һәр елны, кыш беткәндә, без барыбыз да яңалыклар көтәбез, елның иң матур вакытына зур өметләр белән аяк басабыз. Бу елгы яз синең тормышыңны, һичшиксез, яхшы якка үзгәртәчәк! Язмада без сиңа үзгәрешләр исемлеген тутырырга әзрәк ярдәм итәчәкбез.
1. Үзеңә социаль челтәрләрсез бер көн бүләк ит
Гомумән, Интернетка керүдән бер көнгә баш тартып тор. Анда шулкадәр күп кирәкмәгән мәгълүмат җыелган. 24 сәгать булса да аларны укымый, телефоныңны кулга алмый торсаң, кәеф 100% шәп булачак! Аннан соң шулай итеп син үзеңне сынап та карыйсың бит әле. Түземлегеңнең күпмегә җитәчәген тикшереп карый аласың.
2. Үзеңне сөендер, кечкенә сюрпризлар яса
Мәктәп укучысымы, студентмы, әллә инде берәр җитди эштә эшлисеңме – анысы мөһим түгел. Үзеңне кайгыртырга дөрес итеп вакыт бүлеп, кәефне күтәрә торган әйберләр эшләргә ашык.
3. Яңа шөгыль белән таныш
Бу киңәш бик баналь яңгыраса да, ул актуаль. Инде күптәннән теләгән эшең белән шөгыльләнә башларга вакыт җитте! Булдыра алмам дип уйлаган, иң авыр тоелган шөгыльгә дә игътибарыңны юнәлтеп кара әле. Бәлки киләчәктә ул шөгыль генә булып калмыйча, синең һөнәреңә әверелер.
4. Һәр иртә йөгерә башла
Менә монысы инде, кызлар, егетләр, көзгегә карап, үз-үзебезгә иң еш әйтелә торган җөмлә. Ләкин нишләптер без аны гел кичектерәбез, һәр атнаның дүшәмбесеннән “башлыйбыз”. Кыскасы, язның беренче аенда бу эшне чын-чынлап башлап җибәрергә кирәк дип уйлыйбыз. Сәламәтлек өчен дә файдалы, кәеф тә яхшырыр. Гомумән, дөрес яшәү рәвешен алып барыр өчен яз – иң яхшы мөмкинлек.
5. Имиджыңны үзгәрт
Яшәү рәвешен генә үзгәртеп калмыйча, үзеңнең тышкы кыяфәтеңне, кием стилеңне дә үзгәртергә киңәш итәбез. 2022 елның мартында мода индустриясендә нинди яңалыклар көтелгәнен карап чык, иң текә lookларга күз сал. Тиздән кар эри, көннәр җылыта, димәк, иң кыю идеяләреңне тормышка ашырырга вакыт җитә.
6. Бүлмәңне яңарт
Үз бүлмәңә яз исе, яз төсе өрергә киңәш итәбез. Обоиларны алыштыр, якты төсләр куллан, матур-матур рәсемнәр эл, чәчәкләр тез. Кыскасы, фантазияңә ирек бир!
7. Курсларга языл
Чит тел өйрәнү, актёрлык, маникюр курслары...Хәзер интернет аша да күбесен җиңел узып була бит. Үзеңне сынап карау, күңелле итеп вакыт үткәрү өчен бу шәп вариант.
8. Дусларың белән ешрак күрешә башла
Яз көне өйдә ятмаска тырыш, күбрәк яңа кешеләр белән таныш, дусларың белән кызыклы чараларга бар, илебезнең матур шәһәрләре буенча сәяхәт ит.
Чыганак: Ялкын
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.30100
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..29000
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?34100
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.19400
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.39300
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.21000
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.24800
-
12 май 2022 - 07:44КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән! Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.26000
-
12 май 2022 - 06:47Төзелеш материалларын сайлау буенча киңәшләр Язгы-җәйге чор - бакча участокларында һәм йорт яны территорияләрендә төзелеш эшләре башланган вакыт. Төзелеш материаллары - бина, корылмалар төзү яки аны ремонтлау өчен кирәкле товарлар.22500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.307000
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
16 май 2022 - 05:19КИРОВ ХАЛЫК ТЕАТРЫ:Башкортстан дуслардан зур җиңү белән!Актанышыбызның Киров халык театры, Башкортстан Республикасының Белорецк шәһәрендә узган "Алтын тирмә'" фестиваленә катнашты. Биредә алар күркәм казанышларга ирештеләр.4500
-
16 май 2022 - 05:13Хәерле иртә, дөнья, исәнмесез, безнең дусларыбыз!Хәерле хезмәт атналары булсын, райондашлар! Исәнмесез, иртәшләр! Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек телибез! Алдагы атнада да тагы да кызыклырак репортажлар, мәкаләләр, әңгәмәләр һәм видеосюжетлар көтелә. Бергә булыйк, бергә калыйк!4200
-
15 май 2022 - 20:33"Нәмәкәйләр" - алга, сез булдырасыз, кызлар-егетләр!"ӘЙДӘ, ШАЯРТ" КВН Лигасында Актаныш "Нәмәкәйләр"е район данын якларга әзерләнәләр. Әлегесе вакытта алар Казанда. Бу хакта безгә Актанышыбызның танылган блогеры, Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев хәбәр итә. Алдагы көннәрдә, без сезгә "Нәмәкәйләр" турында кызыклы язма, бу команданың уңыш серләрен ачуны да тәкъдим итәрбез.16500
-
15 май 2022 - 09:01"Саумы, дөнья!", исәнмесез, дусларыбыз!Хәерле сәгатьтә, райондашлар! Исәнме, Актаныш! Халыкара гаилә көне котлы булсын, бәхетләрегез тулып торсын! Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Актанышыбыз урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.16800
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла26600
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.28400
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.66700
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.67600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика