Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Йокымсырау авыру билгесеме?

Бу уңайдан табиб фикеренә колак салыгыз.

Моның беренче сәбәбе төнге йокы структурасы бозылу булырга мөмкин. Белгеч аңлатуынча, йокының җитәрлек вакыты аның сыйфаты һәм тирәнлеге буенча җитәрлек дигән сүз түгел.


Көндез йокы килүнең икенче бер сәбәбе йокыга түгел, ә уяулык торышына бәйле. Әйтик, кайбер авырулар вакытында кешеләр йокымсырауны хәлсезлек, арыганлык, астения белән бутыйлар, ул неврозның кайбер вариантлары, кайбер психик авырулар өчен хас.


Табиб аңлатуынча, әгәр мондый билгеләр белән кеше көндез йокларга ятса, ул йоклап китә алмый, чөнки аның чын йокысы юк, төн эчендә ул җитәрлек йоклаган була. Моннан тыш, йокымсырау чорлары депрессия вакытында барлыкка килә.
"Көзге-кышкы чорда, яктылык аеруча аз булганда, кеше үзен хәлсез тоя", — ди ул.


Аның сүзләренә караганда, гиперсомния торышы, яки йокы килү билгесе, кайбер сирәк авырулар булган кешеләргә дә хас.


Элегрәк табиб-сомнолог Павел Кудинов хроник йокы туймау куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белдергән иде. Белгеч сүзләренчә, кешенең игътибары, иммунитеты, хәтере, эшкә сәләтлелеге, реакция тизлеге концентрациясе кими, яман шеш барлыкка килү куркынычы арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев