Актаныш

Югалган стажны һәм пенсияләрне ничек кайтарырга?

Узган гасырның туксанынчы елларында эш стажы турында документларын югалткан һәм бүген аз күләмдә пенсия алучы россиялеләрнең түләүләрне арттыру мөмкинлеге бар.

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Узган гасырның 90нчы елларында күп кенә эшкуарлар документларны юк итте. Шуның аркасында гражданнарның эш стажы теркәлмәгән, нәтиҗәдә аларга пенсия аз түләнә. «Россия Пенсия фонды, гадел хөкем органы карары буенча, пенсияне тармактагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләячәк, пенсия балларын, стажны да исәпкә алачак», — дип белдерде парламентарий.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yugalgan-stazhny-m-pensiyalrne-nichek-kaytaryrga

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: