Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Үзмәшгульлеккә аяк басканнарга- 75 мең сум!

Үзмәшгульлеккә аяк басканнарга- 75 мең сум! Елмаеп-көлеп торган Гөлназга карап, “Эх, нинди педагогны югалткан бит безнең мәктәп, бакчалар”, дип куйдым. Ләйсән Газизова

        Чаллы педагогия институтын тәмамлап мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләргә дә, бакчада 10 ел тәрбияче булырга да өлгерә Гөлназ.


        - Бакчада эшләгәндә хезмәт хакымның күп өлешен эш өчен тотып бетерә идем, методик әсбаплар да алдым, балаларга шөгыль-дәресләргә уенчыклар, сәхнә өчен костюмнар тектем. Хезмәт хакы канәгатьләндермәгәч, эш төремне үзгәртергә мәҗбүр булдым. КБОдагы ательега тегүче булып урнаштым, кызлар белән штора, челтәрләр, ламбрикеннар тегәбез. Тора-бара шомардым, кул да остарды. Монда мин кешегә эшлим, үземнең эшне ачасым килде,- ди Гөлназ.

        Актаныш кызлары, ханымнары матурлыкка омтылып, үзләрен карап, тәрбияләп тора торганнардан, моның өчен вакыт та табалар, акча да жәл түгел. Гөлназ үз эшен матурлык дөньясында күрә: моңарчы районда ишетелмәгән лазер депиляциясе хезмәтен оештыра. Интернет аша бу һөнәргә өйрәтә торган иң яхшы курсларны эзләп таба. Тәвәккәл- таш яра. Гөлназ Мәскәүгә барып укып кайта, 500 мең сумга лазер депиляциясе аппаратурасы сатып ала. Үзмәшгуль булып теркәлгәннәргә 75 мең сум ярдәм күрсәтелгәнен белгәч, документларын (гаилә хәле турында, соңгы өч айда хезмәт куйган эш урыныннан белешмәләр, паспорт күчермәсе, аппарат сатып алу чегы) социаль яклау бүлегенә китерә. Бер атна дигәндә исәп-хисап счетына ярдәм акчасы күчә.
           

Реклама

- Бу үз эшен яңа башлаган кеше өчен бик зур ярдәм. Кире кайтарып бирергә кирәкми. Минем киңәш белән иптәш кызларым да социаль яклау бүлегенә бардылар. Кем генә мөрәҗәгать итмәсен, шушы 75 мең сум акча исәп-хисап счетларына күчте.
Лазер эпиляциясе- кырыну станоклары, крем-балавызларга караганда тәндәге кирәкмәгән чәч-йоннан арынуның эффектлы һәм иң алдынгы ысулы. Аның популярлыгы авыртусыз башкарылуда һәм югары нәтиҗәлелеккә бәйле.
Районда яшәүче Гөлназ кебек 10 эшмәкәр бизнеста беренчел адымнар ясау өчен 75 мең сум күләмендә булышлык алган. Тагын 10 эшкуарга шушы проекттан файдалану мөмкинлеге бар.

-         Соңгы вакытта халыкның матди хәлен хәерчелектән алып чыгу өчен күптөрле дәләт ярдәмнәре барлыкка килде. “Социаль контракт” программасы эшкә урнашырга ярдәм итә, хезмәт хакына өстәмә акча белән булыша. Социаль контракт буенча 29 райондашыбызга дәүләт ярдәме күрсәтелде. 2020 елда районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылганнарга, хезмәт хакларына өстәп, ел дәвамында 10085 сум акча түләп барылды. 2021 елда бу программага үзгәрешләр керде. Ярдәм суммасы 10294 сумга күтәрелде һәм ул бер ел түгел, 4 ай гына түләнә. Мәсәлән, “Кояшкай” балалар бакчасына эшкә урнаштырылган бер педагогка һәм агрегат заводына эшкә урнаштырылган 3 эшчегә, хезмәт хакына өстәп, социаль ярдәм күрсәтелә, шул рәвешле яшәү минимумыннан ким булмаган керем килеп чыга,-дип дәүләт ярдәмнәренә аңлатма бирде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова.
           Шулай ук тагын бер программа буенча авыр тормыш ситуациясендә калган ике гаилә газ казанын яңарта, берсе коммуналь бурычларын түли. Биш балалы 9 гаиләгә контракт нигезендә акчалата ярдәм күрсәтелгән. Социаль яклау бүлегеннән мондый ярдәмнәрне алу өчен балаларга 18 яшь тулмау шарт.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев