Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов СВОдагы райондашыбызның яңа туган кызына туу турындагы таныклык тапшырды

Бала туу олы шатлык, олы вакыйга. Гаилә өчен генә түгел, илебез өчен дә олы байлык ул сабыйлар. Махсус хәрби операциядәге якташыбыз Илназ Шәрафуллин гаиләсендә дә әти-әнисен сөендереп 13 сентябрь көнне кечкенә кызлары Әминә якты дөньяга аваз салды.

Бүген Шәрафуллиннарны бәхетле мизгелләре белән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов тәбрик итте. Тантаналы чараны районыбызның мәдәният хезмәткәрләребашлап җибәрде.

Ленар Рафак улы батыр егетебез Илназның хатыны Инзиләне нәни кызлары туу уңаеннан ихластан тәбрикләде.

Гаилә башлыгының  туган ягыбызга исән-сау, хатыны, кечкенә кызлары янына кайтуын, киләчәктә парлы, тигез тормышта, тагы да бәбиләр алып кайтып  бәхетле яшәүләрен теләде. 

Батыр якташыбыз Илназ әлеге мизгелләрдә ерак Сахалин якларында, госпитальдә дәвалана. СВОга киткәннән соң отпускага да кайткан. Шушы көннәрдә район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева Илназ белән элемтәгә керә, егет телефон аша үзенең гаиләсенә карата күрсәтелгән игътибарга һәм хөрмәткә бик күңеле булып, олы рәхмәт хисләрен белдергән. 

Шәрафуллиннарның әти-әниләре дә әлеге тантанада катнашып район башлыгы Ленар Зариповка, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиевага рәхмәтләрен әйттеләр. Чыгыш ясаучыларның һәммәсе бер теләктә:  кадерле кешеләре исән-сау кайтсын да, илләребездә тынычлык урнашсын! Иң мөһиме- сабыйлары алтын канатлы, әти-әниле булып үссеннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев