Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Грамоталы кулланучы

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә: Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект

2024 елда 15 мартта булачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында уза.

 Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында оештырылган чаралар Россия кулланучыларының хокукларын ясалма интеллект белән идарә ителә торган платформаларны куллану белән бәйле куркынычлардан нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Соңгы елларда ясалма интеллект цифрлы дөньяның аерылгысыз өлеше булып китте, күпчелек кешеләрнең тормышына нык үтеп керде, ясалма интеллект һөнәри эшчәнлектән алып күңел ачуга кадәр, икътисадның төп өлкәләре — банкинг, ритейл, медицина һәм сәнәгать үсешенә зур йогынты ясый.

Россия Федерациясендә ясалма интеллектны үстерүнең максаты- халыкның иминлеген һәм тормыш сыйфатын үстерүне, милли иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү, Россия икътисадының тотрыклы конкурентлыкка сәләтлелегенә, шул исәптән ясалма интеллект өлкәсендә дөнья буенча алдынгы позицияләргә ирешү.

Россия Федерациясенең ясалма интеллект технологияләрен үстерүдә һәм куллануда халыкара лидерларның берсе булу өчен потенциалы зур.

Моңа база физика-математик фәннәре буенча белем бирүнең югары дәрәҗәсе, көчле табигый-фәнни мәктәп, модельләштерү һәм программалаштыру өлкәсендә компетенцияләр булу ярдәм итә. Россия командалары математика, информатика, программалаштыру буенча мәктәп һәм студентлар халыкара олимпиадаларында даими рәвештә беренче урыннарны били.

Россиядә ясалма интеллект эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә кулланыла.

Мәсәлән, авыл хуҗалыгында, җитештерү һәм эшкәртү сәнәгатендә, төзелештә, транспортта һәм логистикада, электр энергиясе белән тәэмин итүдә, хезмәт күрсәтү секторында (сәүдә, финанс) һәм социаль өлкәдә (сәламәтлек саклау, мәгариф).

Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен ясалма интеллектны куллану аеруча актуаль- профилактик тикшерүләр, рәсем анализына нигезләнгән диагностика, авыруларның барлыкка килүен һәм үсешен фаразлау, дару препаратларының оптималь дозаларын сайлау, пандемия куркынычларын киметү, хирургик интервенцияләрне төгәллек кертеп автоматлаштыру.

Белем бирү өлкәсендә хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү (шул исәптән белем бирү процессын укучыларның ихтыяҗларына һәм хезмәт базары ихтыяҗларына яраклаштыру, һөнәри ориентацияне оптимальләштерү һәм күренекле сәләтле балаларны иртә ачыклау өчен укыту нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен системалы анализлау, белем сыйфатын бәяләүне автоматлаштыру һәм уку нәтиҗәләре турында мәгълүматны анализлау.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыру, шулай ук аларны күрсәтүгә чыгымнарны киметү.

Гомумән алганда, ясалма интеллектның уңай яклары күп, алар безнең тормышыбызны шактый яхшырта һәм аны нәтиҗәлерәк һәм уңайлырак итә ала, әмма ясалма интеллектның кимчелекләрен дә исәпкә алырга һәм аны куллану куркынычын һәм тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен чаралар күрергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев