Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Ураза гаетенә 13 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда, шимбә, 29 мартта, һава температурасы төнлә 0..+4 градус, ә көндез +8..+13 градуска кадәр җылыта.

Бу атнада Татарстанда температура фоны акрынлап күтәреләчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Хәзерге вакытта республикада Россиянең Европа территориясенең зур өлешендә өстенлек итүче киң антициклон тәэсирендә һава температурасының тәүлеклек тирбәлүе зур булган аяз һава торышы урнашты.

Якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышы шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк, чөнки төбәк көньяк һава агымнары булган антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Нәкъ менә көньяк һава агымнары җылы алып киләчәк.

Бүген, 25 мартта, республикада коры һава торышы саклана. Һава температурасы төнлә -1..-6 градус (көнчыгышта һәм түбән урнашкан урыннарда -9 градуска кадәр) һәм көндез +5..+10 градус була.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 26 һәм 27 мартта, явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Тәүлекнең караңгы вакытында -2..+3 градус була. Көндезен һава +6..+11 градуска кадәр җылына.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 28 мартта, Татарстанда явым-төшем булу ихтималы шулай ук аз. Әмма шимбә, 29 мартта, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә 0..+4 градус, ә көндез +8..+13 градус була.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев