Актаныш

Актаныш районы

16+
Яшәеш

Актанышның күпбалалы әнисе Илиза Тимирова «Ана даны» медаленә лаек булды

Бүген 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарыннан килгән күп балалы сигез әнигә “Ана даны” медален тапшырды. Актаныш районы өчен тантаналы бәйрәм аеруча куанычлы. «Ана даны» медаленә лаек булучыларның берсе- безнең хөрмәтле райондашыбыз Илиза Марат кызы Тимирова.

Илиза Марат кызы биш балага гомер биргән игелекле ана. Ире Рузил белән, кыз, улларына (икесе игезәк кыз) күркәм тәрбия биреп, ислам дине кануннары буенча яшәүче матур гаилә.

Тимировлар икесе дә Актанышның икенче санлы мәктәбендә эшлиләр, Илиза лаборант, Рузил физкультура укытучысы. 

Илиза Марат кызын "Ана даны" медале белән бүләкләнүе уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Гаиләгез имин һәм матур булсын, сезгә саулык-сәламәтлек, зур уңышлар, тынычлык телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев