Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Быелгы җәйдә 57 квартал юлын яңадан салачаклар
Актаныш район үзәге белән 57 нче бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамыннан йөрүчеләр юлның бик тә аяныч хәлдә булуын турында төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев райондашларны сабырлык күрсәтергә чакыра, юллар кипшерүгә чокыр ремонты булачак, җәй уртасында юлны яңадан салачакбыз, дип вәгъдә итә.
-
«Һөнәри дебют»та яңа компетенция- Хуҗалыкларга ветеринария табибларын үзебез әзерлибез!
Бүген Актаныш технология техникумында пешекче эше, бухгалтерия, эретеп ябыштыручы, төзүче, электрик, ветеринария юнәлешләре буенча «Һөнәри дебют» конкурсы үтте. Анда Актаныш районы мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Барысы 120 укучы үзен алда санап үткән һөнәрләрдә сынап карады.
-
Актанышның күпбалалы әнисе Илиза Тимирова «Ана даны» медаленә лаек булды
Бүген 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарыннан килгән күп балалы сигез әнигә “Ана даны” медален тапшырды. Актаныш районы өчен тантаналы бәйрәм аеруча куанычлы. «Ана даны» медаленә лаек булучыларның берсе- безнең хөрмәтле райондашыбыз Илиза Марат кызы Тимирова.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 8 Март бәйрәмендә: Рәхмәт Сезгә!
Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Анда район җитәкчелеге, төрле авыл җирлекләреннән килгән гүзәл затлар катнашты.
-
Актанышта социаль өлкәдә эшләүче хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котладылар
Районыбызның социаль тармакта хезмәт куючыларның күпчелеген гүзәл затлар-хатын-кызларыбыз тәшкил итә. Гомумиләштереп әйткәндә, кеше туганнан алып вафат булганчыга кадәр алар кулында. Табиб, педагог, мәдәният, музей хезмәткәрләре, китапханәче, социаль хезмәткәрләр Актанышта иң беренчеләрдән булып язның беренче бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итеп алды.
-
Яз килә, яз көлә, яз тәрәзәдән керә!
Хәерле иртә, кадерле дуслар! Бу көннәрдә без кыш белән саубуллашабыз, бусагада- яз!
-
Актанышта туган якны өйрәнүчеләр фикер алыша
Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортостан республикаларында туган якны өйрәнүчеләрнең төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
-
Бер хатынны эт талап үтергән
Сахалиндагы Ожидаево авылында яшәүче 43 яшьлек хатынны эт талап үтергән. Ожидаевода моңарчы 2 хатын-кыз яшәгән, хәзер берәү генә калган инде. 43 яшьлек хатынны күршесенең эте талаган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.
-
Актаныш районы җитәкчелеге Зөбәер авылында яшәүче Фәния Габидинованы юбилее белән котлады
Актаныш районы җитәкчелеге Зөбәер авылында яшәүче Фәния Габидинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Быелгы җәй безнең гомер кебек
Елларның төрлесе була. Кайчагында җәй буена кояшка сусап, сыңар нур күрергә тилмереп йөрисең, болытлар күк йөзендә түгелдер, ә синең башыңа каплап куелгандыр шикелле тоела башлый. Кайвакытта бер тамчы яңгыр яуса да, җир җәннәткә әверелердәй була, тик ул яумый… Яңгырның аның ике генә төре була бугай: берсе явып аптырата, икенчесе яумый аптырата… Ә син җәй көтәсең.
-
Аккүз авылы халкы боз озатырга төште
Бүгенге кояшлы матур көндә Аккүз авылы халкы Сөн буена төште. Изге теләкләр белән боз озаттылар.
-
Сөндә боз яхшы утыра әле
Әлегә Татарстан белән Башкортстан чигендәге күпердә Сөн елгасы менә шундый халәттә.
-
Сөн бозы кузгалгач, өй тәрәзәләренә кадәр су күтәрелә иде
«Сөн бозы бүген китә!», «Юк, әле иртәрәк», «Әле атнасыз китмәс!» дип үзара бәхәскә керүчеләр шактый бүген Сөн буе авылларында. Без дә безнең якларда табигатьнең бәйрәмгә тиң боз китү күренеше белән кызыксынып юлга чыктык.
-
Калмаш авылында яшәүче Сафия Мөхәмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Калмаш авылында яшәүче Сафия Мөхәмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов, хуҗалык җитәкчесе Алмаз Мосабиров килде.
-
Коммуналь хезмәтләр җитез эшли
Пөхтәлек — тәртип һәм иминлек нигезе. Гыйнварда дулаган бураннар, күпләп яуган кар бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырды. Шулай да, урамнарыбыз вакытында, тиешенчә чистартылды.