Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изгелектән күңел тулышканда: Пучы картлар йортында тормыш ничек?

Районыбызның Пучы картлар йорты — стационар шартларында төп социаль хезмәтләндерү урыны.

Аның турында «Актаныш-информ» ресурсларында әледән-әле төрле характердагы язмалар биреп торабыз. Биредәге изгелек, хәстәрлекле мөгамәлә, өлкәннәр һәм инвалидлар турында җылы кайгыртучанлык турында күпме генә язсаң да, ихлас хисләрне белдереп бетереп булмыйдыр ул. Өлкән яшьтәгеләр декадасына без чираттагы тапкыр монда булдык һәм оешманың тормышы турындагы тәэссоратларыбызны укучылар белән дә уртаклашабыз.

Пучы картлар йорты җитәкчесе Гөлнара Заһретдинова безне бусагадан ук чыгып мөлаем елмаеп каршы алды. Вазыйфа урынына туры килеп торучы беренче күрүдән үк үзенә игътибар җәлеп итә белүе, кул астындагы хезмәткәрләр белән дә, төрле төбәкләрдән җыелган төрле характерлы, өстәвенә шулай ук төрле яшьтәге пациентлар белән дә тиз уртак тел табып эш итүе сокландырды.

— Хәзерге вакытта безнең оешма Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында. Картлар йортында 60 кешегә якын өлкән зат яши. Күпчелеге инвалидлар. Кирәк-яраклар, реабилитация өчен җиһазлар кайтарылып тора. Туклану да сыйфатлы, 4 тапкыр ашау каралган. Сөт продуктларыннан торган дәваланудан торган төшке аш та бар, дип сөйләде безгә «Пучы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт учреждениесе директоры Гөлнара ханым.

Иҗат төркемебез бирегә килгәндә ункөнлек уңаеннан өлкәннәр белән очрашуга Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дидбәр Әнвәрова очраша иде. Ул аларга хәер-сәгадәтле картлык һәм озын гомер теләде. Шулай ук район башлыгы Ленар Зариповның ихлас сәламнәрен җиткердде. Фикерләрен һәм теләкләрен әйтте.

Алга таба район җитәкчелеге, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова биредә яшәүчеләрнең яшәеше белән таныштылар, әби-бабайларның гозерләрен, үгет-нәсыйхат сүзләрен кабул иттеләр.

Барлыгы 30 кеше составында махсус белемле персонал өлкәннәргә кирәкле хезмәт күрсәтә икән. Иң мөһиме — медицина ярдәме дә, гигиена эше көйле бара.

Процедуралар кабинетында шәфкать туташы Гөлчәчәк Әхмәтованы эш өстендә тап иттек. Ул билгеләнгән процедураларны үткәреп тора иде. 

— 2019 елдан алып монда эшлим. Өлкәннәребез белән дустанә эшлибез. Аларның сәламәтлеген кайгыртабыз, медикаментлар җитәрлек, Аллаһка шөкер. Картлар — яшь бала кебек бит. Вакыт белән исәпләшми эшлибез. Хезмәттәшем Чулпан Хәмидуллина белән бергәләп эшлибез.

Алга таба өлкәннәр бергәләп Пучы мәктәбе укучыларының концертын карады. Аны уку йорты иректорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зәлинә Вахитова оештырган.

Бу изге йорт хуҗалары белән саубуллашып кайтырга кузгалганда күңелемне төрле хисләр биләде. Биредә кемнәр генә юк һәм гомерләрен алар ничек кенә үткәрмәгәннәр... Шулай булса да, дәүләтебез өчен алар бер дә артык түгел, һәркайсына игътибар, күңел назы юмарт өләшелә. Биредә эшләүчеләрне мин һәммәсен дә изгелек фәрештәсенә тиңләр идем. Чынлап та, шундый бит алар — төрле холыклы, һәркайсы үзенә игътибар таләп иткән, юкка гына да үпкәләргә дә әзер торган, күбрәге чирле кешеләр белән көн саен аралашып эшләү зур осталык, сабырлык, күңел җылысын салу таләп итә. Ә биредә нәкъ шундыйлар — үз эшенең чын осталары гына җыелган, дип әйтергә тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев