Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мари Суыксулылар сәламләште, күңел ачты: Яңа балалар мәйданчыгы, музей ачылды, тактаташ куелды, халык өчен зур бәйрәм ясалды

Гүзәл табигать кочагында урнашкан кечкенә Мари-Суыксу авылында якташлар бәйрәме шаулап-гөрләп уздырыла. Биредә яшәүче әлеге милләт вәкилләренең бердәмлегенә һәм булдыклыгына иҗади командировка белән барган саен хәйран калабыз.

Районыбыздагы бердәнбер марилар яши торган авыл халкы матур итеп бәйрәмнәрен дә оештыра, яхшы итеп, күңелле рәвештә ял да итә белә. Бүген монда берьюлы өч тантаналы чара булды. 

Әлеге чараларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Олег Третьяков һәм башка мөхтәрәм кунаклар да тамаша кылды. Иң башта үзара салым акчасына ясалган, заман таләпләренә тулысынча җавап биргән балалар мәйданчыгы ачылды. Татар Суыксу авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Хәмматуллина бу җирлек халкының берәмлеген, максатчан булуын ассызыклады. Мәйданчыкта бала-чагага бик күңелле, алар ифрат рәхәтләнеп уйнап йөриләр иде. 

Алга таба Мари-Суыксу авылындагы тәүге мәктәп урынында бу авылагы беренче мөгаллим, революционер, данлыклы шәхес Иликбай Миңлибаевка(14.01.1884-30.08.1918) истәлек тактаташы ачылды. Тарих сәхфиләрен күзәтеп алсак: биредә белем учагы 1905 елда салына. 

Бүгенге көндә исә яңа мәктәп янындагы территориядә дә ул көнне иртә таңнан җанлылык тынмады. Сәүдәгәрләр рәтләргә тезелешеп үз товарларын тәкъдим итәргә, авыл халкы кунаклар каршыларга әзерләнде: самавырлар кайнады, кайнар чәйләр өлгерде, фиточәйләр пеште, мичтә пешкән тәбикмәкнең һәм телеңне йотарлык хуш исе танауларга кереп кытыклады... Күргәзмәләр дә мулдан иде. Авылның уңган кызы — Алина Петрова фиточәйләр әзерләп чыккан иде мәсәлән. Үзе бигеләвенчә, шифалы үләннәр җыюны бик ярата, ә чәйләрнең тәмлелеге!

Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев Актаныш районы мариларының милли-мәдәни автоном берләшмәсенең җитәкчесе булып тора. Иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак та аның эшчәнлеге ихлас мактаулы! Мәктәп бинасында искиткеч шәп күргәзмәле, мари халкы яшәешенең барлык матурлыгын чагылдырган музей ачылу да аеруча сөенечле вакыйга булды.

Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары бер вакыт җиткәч таралыша, туган авылына кунак булып кына кайта. Әлеге милли рухиятле чара бөтен авылдашларны үзенә җыйды, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирде. Бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаганнан соң чит җирләргә юлланып, шунда бәхетләрен тапкан һәм озак еллар күрешмәгән сабакташлар, элекке күршеләр, башка авылларда, район үзәгендә яшәгән тамырлары бәйле һәммәсе җыелган иде.

Ут күрше Башкортстаннан килгән мари ансамбльләре дә чыгыш ясады. Бәйрәмнең концерт программасы да бик бай булды. Лаеклы затларны район башлыгы Ленар Рафак улы бүләкләде. Шулай ук өлкән яшьтәге әби-бабайлар, яшь әниләр, күпбалалылар хөрмәтләнде. Быел Мари Суыксу мәктәбе бусагасын атлап крүче укучыга «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелде.

Бәйрәм тәэссоратлары халык хәтерендә озак сакланыр. Мари-Суыксу авылының киләчәге дә шушы очрашу, чаралар кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев