Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҮЗЛЕГЕМНӘН ЙӨРИМЕН, ЙӨРТӘ ЯЗМЫШ ҖИТӘКЛӘП...

Яңа Әлем мәктәбендә Татарстанның атказанган укытучысы» Тәкый Зәкиевны искә алу кичәсе үтте.

Хәтерләү олы савап, ди халкыбыз. Безнең районда туып-үскән, бар гомерен туган ягын, сөйгән халкын белемле һәм мәгърифәтле итәргә багышлаган шәхесне хөрмәтләргә бу көнне якыннары, туганнары, укучылары һәм авылдашлары килде. Тантаналы хәтер кичәсен ачып җибәреп, берникадәр якты истәлекләр белән уртаклашкач, сүз Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәровага бирелде. Ул килгән кунакларны тәбрикләде һәм Тәкый аганың исеме район тарихына алтын хәрефләр белән язылган дип белдерде.

Тәкый ага Зәкиев 1923нче елның 30 сентябрендә Яңа Әлем авылында Хәмидә һәм Әхмәтзәки гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк михнәтле, авыр тормышны татып үсә ул. Әтисе Әхмәтзәкине мулла булганы өчен гаепләп Минзәләтөрмәсендә атып үтерәләр, йорт җирләрен тартып алалар.Әнисе Хәмидә абыстай 4 баласы белән 18 ел буе кешеләрдә өйдәш булып яшәргә дучар ителә.

Тәкый ага бик яшьли эшкә җигелеп әнисенә ярдәм итә башлый. Ул сәләте, зиһене булуы белән башкалардан аерылып тора, укуы яхшы, кулы да һәр эшкә ятып тора. Мәктәптә төрле лозунг-плакатлар яза, портретлар ясый. Имән агачын урталай ярып балта белән чаңгыны да үзе ясый ул.

Җиденче сыйныфны гел «5»легә генә тәмамлап Минзәлә педучилищесына укырга керә. Уку бик җиңел булмый, иң үзәккә үткәне ачлык һәм кием — салымга кытлык була. Училищега чабатадан, ә кайчак яланаяк та йөрүен искә ала торган була ул. Ике курс укыгач уку өчен түләү кертелә, шунлыктан уку мөмкинлеге бетә, Тәкый укуны калдырып китәргә мәҗбүр була. Район мәгариф бүлеге аны Такталачык мәктәбенә укытучы итеп билгели. 

Тыныч тормышны сугыш бүлә, 1942 елның 2 маенда 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Сугышта күргәннәре турында ул «Фронт көндәлекләре» дип исемләнгән истәлек яза. Бу көндәлек «Мәйдан» журналында басылып чыга. Әлеге язмаларын Тәкый Зәкиев күпләр кебек китап итеп тә бастырмый. Ә бары тик блокнотта, язмача вариантта саклый. 

Аны исә хәтер һәм кадер кичәсендә муниципаль театрның режиссёры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов укыды. Кеше китә, җыры кала...

— Сугыштан соң авылыбызда клуб һәм уку йорты мөдире булып эшли. 1949 елда Әсхия апа белән гаилә коралар. Аларны Иске Җияш мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Анда 12 ел буе тынгысыз хезмәт куялар. 5 бала табып үстерәләр. Авылдашыбызның тырышлыгы үз җимешләрен бирә. Тәкый ага «Халык мәгариф отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була, — дип дәвам итә алып баручылар. — Еллар узган саен туган авыл үзенә ныграк тарта. Зәкиевлар гаиләсе Яңа Әлемгә күченә. Әлбәттә инде һөнәренә тугры калып туган авылында да укытучы булып хезмәт юлын дәвам итә. Монда да ул нинди генә эшкә тотынса да гаҗәеп дәрәҗәдә төгәл, сокланырлык итеп эшли. Аның куйган хезмәтләрен санап бетергә бер генә тугел, берничә чара да җитмәс иде. Иң мөһиме — ул укыткан һәр бала, мәктәпне тәмамлаганда алдагы тормышында кирәк булырдай һөнәрләрне үзләштерә. 

Тәкый абыйның авыл тарихында калган эзе бик тирән. Аның үз эшен ничек яратып башкаруына шаһит булган авылдашлары да әлеге очрашуга килделәр. 

1979 елда Тәкый ага лаеклы ялга китә. Ялда булса да ул өйдә кул кушырып утырмый, авылда музей оештыра. Өйдәнөйгә йөреп бик күп экспонатлар туплый, кайберләрен үз кулы белән дә ясый. Шулардан аеруча игьтибарга лаек булганы — Яңа Әлем авылы шәҗәрәсе. 

Районның чын патриоты булган шәхес хөрмәтенә кичә истә калырлык булды. Тәкый Әхмәтзәки улының тәрбия алымнарын район, республика, хәтта ил күләмендә яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләүдә куллану бик тә отышлы булыр иде, дип ышанам мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев