Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөбәердә янгын үлемнәр белән тәмамланган

Ут-күздән сак булырга кирәклеген бик күп тапкырлар кисәтәбез. Ни кызганыч, Яңа ел чорында янгын хәвефе арта.

— Кичә, 31 декабрь көнне, 21 сәгать  05 минутта 01 телефоны буенча хәбәр керде, Актаныш районының Зөбәер авылында өй януы хакында. Әлеге янгында ике кеше һәлак. 1976нчы елгы ир-ат һәм 1984нче елгы хатын-кыз гомере өзелде, ди районыбыздагы 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе, Эчке хезмәт лейтенанты Илдар Мортазин. Сәбәпләрнең берсе: электр ярдәмендә эксплуатацияләнә торган приборларны дөрес кулланмау, икенчесе: тәмәке тарткан чакта хәвефсезлек кагыйдәләре нигезләрен сакламау.

— Хөрмәтле райондашлар, үзегезне саклагыз, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, диде кисәтү ясап Илдар Минсалих улы.

Әйткәндәй, республикада янгынга каршы режим дәвам итә килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.

Гадәттә, ни кызганыч, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында еш кына янгыннар чыга. Әлеге режим шундый күңелсез хәлләрне кисәтү максатында кертелгән.

Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Игътибарлы һәм сак булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев