Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актанышның беренче санлы мәктәбендә МХОдәге егетләребезгә ярдәм ярминкәсе башланды

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе уза.

Укучылар ясаган эшләнмәләрне беренче сатып алучылар- районыбыз мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, социаль психологлар, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча киңәшчеләре булды. "Ярдәм янәшә" хәйрия ярминкәсендә укучыларның һәм аларның ата-аналарының кул эшләре күргәзмәсе эшли, фиточәй почмагы бар. 

Шулай ук ярминкә эше белән район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова танышып хәйрия эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Педагогларның әлеге мәктәпкә җыелуының сәбәбе ярминкә генә түгел иде.

Биредә тәрбия эше өчен җавап бирүчеләр "Белем бирү оешмаларында хокук бозуларны кисәтү максатыннан кулланылучы нәтиҗәле тәрбия- профилактик формалар һәм алымнар" дигән мөһим темага сөйләшә. 

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга атап хәйрия ярминкәләренең уку йортында дәвамлы оештырылуын билгеләп узды. Һәр ярминкәгә балалар әти-әниләре белән ясаган, үзләре иҗат иткән эшләнмәләре белән катнашалар.

Әниләр көне дә якынлашуын исәпкә алып, кул эшләре буенча оста куллы әниләр бүгенге ярминкәдә балаларга мастер-класслар күрсәтте. 

- Бу кызларга бик кирәкле мастер-класс. Чөнки һәр хатын-кыз тормышта тегә, чигә, кул эшенә оста булырга тиеш. Бүгенге ярминкәдә мәктәпнең ярты укучысы гына катнаша. Шуңа акция иртәгә дә булачак,- ди Илназ Наил улы.  

Мәктәптә макулатура җыю да оештырылган, аның да акчаларын МХОдәге егетләребезгә ярдәм буларак тапышырылачак. Үзебезнең райондагы күпбалалы гаиләләргә, үзәк хастаханәдә дәваланучы балаларга исә канцелярия кирәк-яраклары җыю планлаштырыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев