Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның беренче мәктәбендә балаларны хокук бозулардан аралау турында киңәшләшәләр

Бүген районыбыз мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, тәрбия эше буенча киңәшчеләре, социаль психологлар социаль яклау бүлеге җитәкчеләре белән берлектә ведомствоара киңәшмәгә җыелды.

"Белем бирү оешмаларында хокук бозуларны кисәтү максатыннан кулланылучы нәтиҗәле тәрбия- профилактик формалар һәм алымнар" дигән мөһим темадагы семинар Актанышның беренче санлы мәктәбендә уза.

Семинар эше мәктәптә МХОдәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия ярминкәсен караудан башланып китте.  Районның иң зур мәктәбендә бүген 630 бала белем ала. Мәктәпнең һәм аның 7 филиалының  ишекләре һәр бала өчен ачык.

Мәктәпкә балаларны сайлап алмыйлар, шуңа күрә укытучы-педагогларга төрле контингент гаилә һәм бала белән эшләргә туры килә.

Киңәшмәне ачып мәктәп директоры Альберт Мансуров мәктәптә тәрбия эшенең ни дәрәҗәдә оештырылуы турында сөйләде:

- Язмышлар төрле. Һәр бала белемгә омтыла, сәләтле. Әмма тормышта абынган чаклар була. Бүгенге киңәшмәдә уку елы барышында хокук бозуларны профилактикалау тәҗрибәсе белән уртаклашабыз, сезнең белән шул турыда фикерләшербез,- диде ул.

Мәктәпләрдә укучыларны тәрбияләүгә дәүләтебез, республика җитәкчеләре тарафыннан да ныклы игътибар юнәлтелә. Быелгы уку елыннан директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе дигән яңа вазыйфа барлыкка килде. Алар тәрбия юнәлешендә тагы да колачлырак эш алып барырга тиеш була.   

-Илебездә тынгысыз чор. Балалар төрле коткыларга бирелмәсен,ялгыш юлга басмасын өчен без үзебезнең көчебезне куярга тиеш. Мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, педагог-оештыручылар нәрсә өчен җавап бирергә тиеш- без шулар хакында да сөйләшәчәкбез. Бөтен тәрбия гаиләдән башлана. Мин ата-аналарны өйдә балалары белән сөйләшергә чакырам. Балаларның кулларында кыйммәтле телефоннар, алар бик күп вакытларын интернет дөньясында уздыра. Хәтта дуслары да виртуаль. Социаль челтәрләрдә бала кем белән аралаша, кайсы челтәрләрдә утыра-барысын да белеп торыйк ,- дип Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова семинарның мөһимлеген билгеләп узды.

Кызганыч, район укучылары арасында да хокук бозулар әледән-әле очрый. Мәсәлән, быел урлашу фактлары булу саф татар төбәген бер дә бизәми.

Бүгенге семинарда ведомствора бегечләр- "Игелек үзәге" директоры Дәния Касыймова, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция кече лейтенанты Регина Камалова, "Форпост" директоры Тәнзилә Гыйниятова нәкъ тә балалар һәм аларның ата-аналары белән тәрбия эшчәнлеген дөрес оештыру, хокук бозуларны кисәтү турында чыгыш ясый. Киңәшмәдә катнашучылар Пучы, Аккүз мәктәпләрендәге үрнәк тәрбия эшчәнлеге турында да беләчәк.  

Балаларны хокук бозулардан аралау, профилактика эшенә мәгариф, социаль яклау, эчке эшләр идарәсе һәм башка ведомствоара җитәкче-белгечләрне туплаган мондый төр семинарларны район үзәге һәм авыл җирлекләрендәге мәктәпләрдә оештыру күздә тотыла.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев