Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Исән-сау, җиңү белән кайтыгыз!

Актаныш районы ветераннары арасында «Сәламәтлек» клубы бик популяр. Көзге бакча эшләре тәмамлануга, олыгаюга һич бирешмәс, шат күңелле, тиктормас лаеклы ялдагы өлкәннәребез «Батыр» спорткомплексына сәламәтлекләрен ныгытырга ашыга. Биредәге очрашулардан физик яктан гына түгел, рухи яктан да баеп, тормышка, яшәешкә тагы да мәхәббәтләре артып кайталар. Чираттагы күрешүдә ветераннарыбыз көч-куәтләрен игелекле гамәлләр кылуга ниятләде, күмәк көч белән махсус хәрби операциядәге якташларыбызга маскировка челтәрләре үрә башлады. Актив җәмәгать эшлеклесе, «Сәламәтлек» клубын алып баручы Зәмфирә Хафизова җитәкчелегендә 12 метрга 7 метр зурлыктагы маскировка челтәрен өч данәдә үреп, «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге «Без бергә» фондына илтеп тапшырдылар.

 Беренче карашка җайлы тоелган челтәр үрүнең үз техникасы бар икән. Анысын «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләр тәҗрибәле волонтер, Яңа Әлем кызы Гөлчәчәк Фасиковадан өйрәнделәр. Балалар иҗат үзәгендә ике атна эш гөрләп торды. Ветераннарыбызга күршеләре, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре дә ярдәмгә килде. 12 метрга 7 метр зурлыктагы маскировка челтәрен өч данәдә үреп, «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге «Без бергә» фондына илтеп тапшырдылар. 

Лаеклы ялдагы хатын-кызларыбыз  арасында махсус хәрби операция башлануга ук волонтерлык белән шөгыльләнүчеләр булу мактауга лаек. Әйтик, Зифа Камалетдинова,  Разия Фәрдиева, Фәндәрия Баймуллина, Хәния Бәхтигәрәева, Фәнә Мөхәммәтова, Бахтигараева Хания, Флорида Шәехова 2023 елдан бирле  «Без бергә» фондына ярдәм итәләр.

Тынгысыз йөрәкле, ил гаме белән яшәүче, игелекле ханымнар февраль аенда гына Актаныштан кайнар ноктага җибәрелгән гуманитар ярдәмгә медикаментлар төргәкләделәр, барысы 75 данәдә әзерләделәр. Төрле үләннәрне җыеп чәй пакетлары ясыйлар, борщ, щи кебек коры ашлар хәстәрлиләр, өй токмачлары басып киптерәләр. 

Ветераннарның маскировка челтәрләре үрә башлавын ишеткәч, җыенып балалар иҗат үзәгенә киләләр. Бар көчләрен биреп, ихластан, «Җиңү өчен» дип тырышалар.  Бергәләп тотынгач, эш карышмый. Хезмәтләренең нәтиҗәсе күз алдында, сеткаларны капчыкларга тутырып куйганнар, капчык эченә изге теләкләр язып, якташларыбызга кайнар сәламнәрен җиткергәннәр.

Исән-сау, җиңү белән кайтыгыз!- диелгән анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев