Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Киң күңелле син, әй, халкым: Актаныш чәкчәкләре Бурденко госпиталенә барып җитте

Бу көннәрдә Мәскәүнең махсус хәрби операциядә яраланган солдатлар дәвалана торган академик Н. Н. Бурденко исемендәге госпитальдә бәйрәм рухы.

Районыбызның изге күңелле, олы йөрәкле волонтерлары- күпбалалы Венера һәм Алмаз Сабитовлар, эшмәкәр егетләр Рамил Ибраһимов, Аяз Мирсалихов, Илгиз Хуҗин Актаныш районы халкы ярдәме белән җыелган күчтәнәчләрне яралы егетләргә, табибларга, шәфкать туташларына, башка медицина персоналына илтеп тапшырды.

Биредә безнең герой  райондашыбыз, махсус хәрби операциядә контузияләнгән, кулын өздергән Киров авылы егете Альберт Җиһангиров та дәваланган иде. Хәзер Альбертны Сергиев -Посад шәһәрендәге клиникага күчергәннәр. Шулай итеп волонтерларыбызга Бурденко госпиталеннән тыш Сергиев-Посадка да барырга туры килә. Әле Мәскәү өлкәсенең Краснознаменск шәһәренә дә киләләр. Биредәге хәрби госпитальдә Актанышбаш авылыннан махсус хәрби операциядә яраланган, таҗик миләтеннән булган Өмет Раджапов ята. Аны күрергә, хәлен белергә апасы Ниса волонтерлар төркеме белән Мәскәүгә юл тота. Менә шулай итеп Киров, Олыимән, Усы, Иске Сәфәр авылы халкы әзерләгән күчтәнәчләр төрле госпитальләргә исән-сау барып җитте. 

Актаныш волонтерлары хәрби госпитальләргә үзләре белән киләчәккә өмет, шәфкать, миһербан нуры алып килделәр. "Сез үзегезнең никадәр олы эш эшләгәнегезне аңлап та бетермисез. Сез бездә яшәргә өмет уты кабыздыгыз. Без кешеләргә үзебезнең кирәклекне аңладык, без яралы булсак та, халыкка кирәк икәнбез бит!" дип күз яшьләре белән рәхмәт әйтә гарипләнгән солдатлар. Ә күчтәнәчләрне авыз иткәч, тагы да кәефләре күтәрелә. Үзебезнең милли ризыкларыбызны әзерләүдә Актаныш эшмәкәрләренең дә өлеше зур. Рузалия Гәрәеваның кафесы 100 данә гөбәдия пешергән, ит кибете хуҗасы Аяз ат итеннән сало, ветчина әзерләп җибәргән. Казылыклар, чәкчәкләр, тәм-томнар, көнкүреш кирәк-яраклары- барысы да үзебезнең геройлар, кемнеңдер кадерле баласы, ире, туганы өчен, илебезнең киләчәге өчен үз-үзен аямауларына олы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе бит ул. 

Гуманитар ярдәм гади генә әйбер илтү чикләрен узып китте. Чөнки солдатларга гуманитар ярдәм тапшыруга Мәскәүдә урнашкан  Россия мөселманнары Диния нәзарәте дә кушылды. Мәскәү шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы, «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге Президиумы әгъзасы Марат хәзрәт Аршабаев якташларыбыз белән бергә госпитальгә килде. 

Марат хәзрәт биредә дәваланучы мөселман солдатларына Изге Коръәннән аятьләр укыды,   Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сугышчыларының тизрәк савыгуын теләп, догалар укыды, егетләрне бирешмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәп үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Якташларыбызны Баш хәрби клиник госпитальнең 21 нче ашыгыч хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Эльмира Старикова һәм госпитальнең башка медицина персоналы каршы алды, солдатлар белән очрашулар оештырды.

Госпиталь коллективы да, яралы сугышчылар да  бу кадәр олы ярдәм өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. 

Хәзерге вакытта районыбыз волонтерлары кайтыр юлда. Алар исән-сау туган ягыбызга кайтып җитеп мәрхәмәтле гамәлләрен дәвам итәр дигән теләктә калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев