Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Районыбыз җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре СВОдагы егетләргә чәй һәм дарулар сатып алып җибәрде

Районыбызның сәламәтлекләре чикләнгән кешеләренең тормышны яратуларына, башкаларга ярдәм итәргә атлыгып торуларына бик еш гаҗәпкә калабыз.

Авырлыклар аша сыналгангамы, алар таза-сау кешеләргә караганда тизрәк булышырга ашыга. Әле күптән түгел генә җирлекләрдәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга күчтәнәчкә чәй сатып алып юллыйлар.

- Безнең Яңа Әлем авылындагы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикова волонтер да булып тора. Ул СВОдагыларга нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә. "Шах" чәен кайтартырга булгач, беркем дә каршы килмәде. Кемдер 1 мең, кемдер 500 сум акча бирде. Ә Иске Байсар авылының инвалидлар берлеге рәисе Рәсимә апа Хашимова  2 мең сумлык медикаментлар- йод, авыртуны баса торган һәм башка төр дарулар биреп җибәрде,- ди район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

"Без- бергә!" волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева әлеге ярдәмгә олы рәхмәтләрен җиткерде:

Үзләре дә мохтаҗ кешеләр егетләребезне игътибарсыз калдырмадылар. Үрнәк алыйк алардан. Таш бәгырьле булмыйк! Бердәмлектә көч!- дип язды ул бу хакта телеграммдагы төркемдә.


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев