Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗтимагый оешмаларда

Аккүз мәктәбенең әтиләр советы рәисе Ришат Вәлиев: Иң булдыклы әтиләр советка җыела

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең әтиләр советы бик матур эшләр башкара. Әтиләр советы хезмәтләре һәм гаилә, тормыш кыйммәтләре хакында иҗтимагый оешма рәисе Ришат Вәлиев белән сөйләшеп алдык.

Әтиләрнең һәм гомумән, ир-атның җәмгыятьтәге роле хакын бәян итегезче, Ришат Нургаязович.

— Патша заманында яшәгән татар кешесе туасы баласының ир затыннан булуын теләгән. Чөнки җир — яшәү чыганагы ирләргә генә бирелгән. Шуңа да элекке вакытлардан ук төп авырлыкны ирләр күтәрергә тиеш булган, алар гаилә тоткасы булганнар. 

Үзегез хакында да беләсе килә бит әле. Ниндирәк әти икән сез?

— Олы тормышта нинди генә дәрәҗәле кеше булсаң да һәм күп нәрсәгә ирешсәң дә, синең ныклы гаиләң булмаса, кимендә ике бала тәрбияләп үстермәсәң, үзеңне тулы бәхетле кеше итеп исәпли алмыйсың. Моңа ирешү өчен, гадәттән тыш батырлык һәм талант таләп ителә. Безнең әтиләр чын мәгънәсендә бәхетлеләр дияр идем мин, чөнки күбебезнең ике генә түгел өч, дүрт алтын бөртекләре бар. Үзем дә 4 кыз тәрбиялим. Тәрбиягә килгәндә, ул кешене гомер буе озата килә. Баланы ипи ашатып кына түгел, тәрбия «ашатып» та үстерәләр. Бу мөһим, изге, мәрхәмәтле эшкә — гаилә, мәктәп, җәмгыять көчләре җигелгән.

Мәктәптә әтиләр советы бердәм эшчәнлек итәме?

— Аккүз мәктәбендә әтиләр советы мәктәп белән бергә бердәм эшләп килә. Мәктәптә уздырылып килүче традицион бәйрәмнәр- ул «Белем бәйрәме», «Соңгы кыңгырау», «Ватанны саклаучылар» көнендә без әтиләр оештыру эшендә дә һәм бәйрәм барышында да актив катнашабыз. Мондый бәйрәм чараларын әтиләрдән башка күз алдына да китереп булмый.

Бик яхшы, җанын балаларына биреп яшәгән әти икәнегез күренеп тора. Анекдотларда әти кешенең бит әле хәтта ки ата-аналар җыелышына да башка сыйныфныкына кереп утырулары да ихтимал... Ә сез бөтенләй башка!

— Һәр чирек саен үткәрелеп килгән мәктәпкүләм ата-аналар җыелышларына әтиләр киләләр. Бу җыелышларда «Хокук бозулар һәм юлларда балаларның иминлеге» темаларына аеруча игътибар бирелә. Узган уку елында 7 сентябрьдә һәм 24 гыйнварда полиция хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Бу очрашуда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм яшүсмерләрнең хокуклары, бурычлары һәм балигъ булмаганнарның хокук бозулар, җинаятьләр кылган өчен җаваплылыгы өлкәсендәге төп закон нормалары турында аңлаттылар.

Эшләр димәк даими алып барыла?

— Әйе, нәкъ шулай! Бу уку елының 21 сентябрь көнендә мәктәптә юл куркынычсызлыгы атнасы кысаларында район буенча ЮХИДИның юл иминлеге пропагандасы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм инспектор Гүзәл Хисамова катнашында җыелышы булып узды. Бу җыелыш барышында «Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, транспорт культурасын тәрбияләүдә ата-аналарның роле һәм җаваплылыгы» дигән темага сөйләшүләр алып бардык. Бу темага сөйләшүләр мәктәптә безнең балаларга да даими рәвештә үткәрелеп тора. Узган уку елының 17 октябрь көнне үткәрелгән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» һәм 10 февралендә уздырылган «Кайтырга вәгъдә итәм!» дип аталган республика акцияләренә гаиләләребез белән кушылдык.

Балаларга экологик тәрбия дә җитди, дип беләм.

— Балаларыбызга табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан ел саен «Сыерчык оясы» акциясенә кушылабыз. Балаларыбыз белән бергә сыерчык оялары ясыйбыз. Туган якны өйрәнү максатыннан алар өчен экскурсияләр оештыруда булышабыз. 2021 нче елның 29 сентябрь көнендә балаларыбыз Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бу сәяхәт онытылмас тәэсирләр белән кайттылар алар. 2022 елның 16 сентябрендә Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Бу уку елының 29 нчы августында балаларыбыз Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә бардылар. Әйе, без дә гаиләләребез белән төрле җирләрдә булабыз, әмма классташлары белән барган экскурсияләр ул хәтердә күңелле мизгелләр булып истә ныграк кала.

Бергәләп спорт белән мавыгуга да игътибар юнәлтәсез?

— Аннан тыш мәктәптә балалар белән бергә төрле спорт уеннары оештырабыз. Авылыбызда да балалар өчен спорт мәйданчыгы булдырылды. 

  • Спорт уеннарын балалар тәнәфесләрдә яратып уйныйлар. Аеруча алар өстәл теннисын үз итәләр. Шуңа күрә, башлангыч класс укучыларына аерым теннис өстәлен 4 класс укучысы Камилнең әтисе Тәүфыйк Гарипов үз куллары белән өстәл теннисы ясап алып килде. 

Республика күләмендә үткәрелгән чаралара катнашырга вакыт каламы? Мәсәлән, бәйгеләрдә.

— Татарстан Республикасы ата-аналар Советы тарафыннан үткәрелеп килүче Республика конкурсларыннан читтә калмыйбыз. Мәсәлән: 21 — 28 февраль көннәрендә үткәрелгән «Әти янәшәдә» Республика конкурсы Әхмәтовлар, Валеевлар һәм Шәйдуллиннар гаиләләре I урыннарны алдылар. 

Аккүз мәктәбендә вакытлы матбугат вәкилләре дә еш кунак була бит, моңа карашыгыз?

— Мәктәптә үз туган телендә нәшер ителүче газета-журнал редакция хезмәткәрләре белән очрашулар матур традициягә әверелеп бара. 2021 нче елда «Ялкын» журналы, 2022 елның 16 март көнне «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре, 2022 нче елның 25 ноябрь көнне «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары хезмәткәрләре, 2023 нче елның 12 маенда «Актаныш таннары» газетасы һәм аның сайты редакциясе, радио, «Актаныш информ» һәм Актаныш телевидениесы хезмәткәрләренең укучылар белән очрашулары оештырылды. Бу очрашулардан балаларыбыз зур дулкынлану хисләре белән кайталар. Әйтергә кирәк, балаларыбыз бөтенесе булмаса да әмма күпчелеге укырга һәм хикәяләр язуга тартылды. Кичләрен бергәләп җыелып утырып гаилә белән газета- җурналлар укыйбыз һәм мәкаләләр язабыз. 

Димәк, әтиләр советының мөһимлеге тәрбия эшендә генә түгел, ә уку-укыту процессында да зур?

— Укучылар зган уку елында балаларыбыз фәнни-эзләнү эшләре белән конференцияләрдә катнаштылар. Алар Казан шәһәренең гимназияләрендә, Казан аграр университетында, Алексеевск һәм Зеленодольск районнары мәктәпләрендә, Минзәлә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә чыгышлар ясап кайттылар. Бу конференцияләргә барганда балаларны озатканда һәм каршы алганда әтиләрнең зур ярдәме булды. Ел саен районкүләм уздырылып килүче «Йолдызлык» фестиваленең район турына катнашуга баруны оештыру өлешенә әтиләр советы ярдәмгә килә. Мәктәп бакчасын эшкәртүгә ел да зур ярдәмен 9 класс укучысы Гамилнең әтисе Рәхимҗан абый Шәйдуллин күрсәтә. 

Районыбызның әтиләренә әйтер сүзегез бардыр?

— Шуны әйтәсе килә, һәрберебез балаларыбызның халкыбызга файдалы, үзебезгә мәрхәмәтле, күркәм эшләре белән куандыручы чын Кеше булуларын телибез. Аңа бары тик мәктәп һәм гаилә арасында бәйләнеш һәм үзара аңлашу, ярдәм булса гына бу максатка ирешеп була. Киләчәктә мәктәбебез бетмәсен, гөрләп эшләп торсын. Ярдәм кирәк булса, без әтиләр советы моңа һәрвакыт әзер!

Җанлы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, Ришат әфәнде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев