Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗтимагый оешмаларда

Инвалидларның бөтен юанычы- газета!

Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова оешмада теркәлгән һәр гражданның тормышын биш бармагы кебек белә.

Фәйрүзә Сөнгать кызы инвалидларның тормыш-көнкүрешендәге проблемалары белән таныш, шуңа күрә төрле юллар аша аларны хәл итә. Мөмкинлеге чикләнгәннәрнең күңел халәтен дә бик тиз сизеп ала, рухи яктан теләктәшлек күрсәтеп өмет чаткылары уята.

«Сөйдергән дә тел, биздергән дә -тел», диләр. Яхшы сүзе, үтемле киңәшләре белән яңадан аякка бастыра ул үзенең кул астындагыларны. Әле йортларыннан чыга алмыйча, күбрәк өйдә дәваланып көн күрүче райондашларыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздыруда башлап йөрде. Моның өчен ул Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовка нык рәхмәтле. Вәсим Хуҗаҗан улы 20 райондашыбызны 2024 нче елның беренче яртыеллыгына «Актаныш таңнары»на яздырган иде. Менә тагын подписка чоры җитте. Игелекле Вәсим абый бу хакта тагы бик вакытлы исенә төшереп инвалидларыбызны газеталы итте. 

- Инвалидлар бик аз якланган кешеләр. Аларның пенсияләре дә бик аз. Йортта бер генә кеше яшәсә, бер генә пенсия килә. Шуңа киенергә, ашарга, җылылык, утка,суга түләргә кирәк. Менә шундый тирә- ягыбыздагы ярдәмчел кешеләр инвалидларга һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Вәсим Хуҗаҗан улы инвалидларга бик күп ярдәм итә. 2024 елда алты айга яздырды, тагын ярты ел газета килерлек итеп подписка ясап куйды. Аңа кадәр дә газетага яздырып килде ул . Барыбыз исеменнән аңа рәхмәтләребезне җиткерәбез,- ди Фәйрүзә Сөнгать кызы.

Актанышның Хәсән Заманов урамында яшәүче Нәзилә Зәйнуллинага да шундый бәхет елмайды. Ул 2024 ел буена «Актаныш таңнары» газетасын укыячак. 2020 елдан бирле инвалид ханым эшләгән дәверенедә газета-журналларга даими язылып килгән.

- Хәзерге вакытта 13 мең сум пенсия алам. Бу акчаны җиткереп булмый: ашарга алырга кирәк, киеме дә кирәк. Газетага язылырга мөмкинлегем булмады. 4 ел яздыра алмадым. Газета килми башлагач, бик күңелсез булды. Күпчелек өйдә утырам, ә өйдә утырган кешенең бөтен юанычы газета- журналлар. Бөтен яңалыкны беләсе, танышасы килә, кешеләр ничек яши, нәрсә белән мәшгуль- барысы да кызыклы. «Актаныш таңнары»ннан район яңалыклары белән танышып барам. Күңелгә бик рәхәт- берәүне мактап язалар, рәсемнәрен карыйм, кем икәнлеген таныйм. Ахыргы битеннән вафат булучыларны укыйм, аларны жәлләп куям, бик күп бит вафат булуычылар. Пандемия чорында халык нык авырды, хәзер дә тәэсире калган дип уйлыйм,- дип бер сулышта үзенең эчке кичерешләрен сөйләде Нәзилә апа.

Нәзилә апа да мәдрәсәдә укыганда авыру эләктереп кайта, озаклап каты авырый. Таз-бот буыннары авыртып кала, инвалидлык ала. Шундый соры, бөртөрле көннәрдә өенә газета килә башлагач, көннәре яктырып китә.  с

- Газетаны яздыручы якташыбыз Вәсим Вахитов икәнен белгәч, аңа олы рәхмәтләремне укыдым, Вәсим Хуҗаҗан улының исәнлегенә догалар кылдым. Әле тагын яздырганын белгәч, тагы да сөендем. Мин хөрмәтле якташыбызга бик рәхмәтле. Балаларына, дөньяларына иминлек бирсен. Җәмәгате белән тигез яшәсеннәр. Ниятләп башлаган эшләрен ахырына кадәр башкарып чыгарга язсын. Тагы да безне онытмасын. Инвалидлар язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр бит инде алар. Алар аз гына ярдәмгә дә чын күңелдән куналар, ә бу бик олы савап!- ди дин юлындагы Нәзилә апа.

Районыбызның инвалидлар оешмасы хезмәт коллективлары арасындагы смотр концертында да катнашты. Жюри каршында җырлары, биюләре, нәфис сүз чыгышлары белән имтихан тоттылар.  Сәламәтлекләре таушалса да, күңел көрлеген югалтмыйча, мәдәният-сәнгать белән яшәүче райондашларыбызны йомгаклау концертында да күреп алкышларбыз әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев