Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әтиләр һәм әниләр, юл аша чыкканда балагызны җитәкләгез!

«Әтиләр һәм әниләр! Юл аша чыкканда балагызны җитәкләгез». Әлеге өндәмә Актаныштагы бердәнбер светофор янындагы җәяүлеләр кичүендә пәйда булды. ЮХИДИның Актаныш районындагы пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова ата-аналарның, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын сак булырга чакырып әнә шундый өндәмә язды.

Ләйсән Рәзиф кызы светофорның туган көнендә "Алтынчәч" һәм "Әтәчкәй" балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар белән очрашып профилактик әңгәмә оештырды. Яшь буынны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырып махсус белешмәлекләр, яктылык кайтаргычлар бүләк итте. Профилактик чара тәмамланганнан соң җәяүле кичүенә якын урында кисәтү язмасын урнаштырды.

Ләйсән Мөхәммәтова моңа алдан ук әзерләнгән. Трафареттагы өндәмәне асфальт өстенә беркеткәч, киселгән хәрефләргә ак буяу сиптерде. Өндәмә астында олы кеше учында кечкенә бала кулы төшерелгән рәсем дә бар. 

- Соңгы елларда республикабызда автотранспортлар саны, юллардагы машиналар хәрәкәте елдан -ел арта. шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу үз чиратында балаларга мәктәпкәчә яштән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәклеген искәртә. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк юл әлифбасын өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен яшьтән үк аңлау һәм куллануны формалаштыру балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның, безнең изге бурычыбыз,- ди Ләйсән Рәзиф кызы.

Зурлар белән барганда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Әти-әниләргә, әби-бабайларга моны истә тотарга, юл аркылы чыкканда баланың учыннан җитәкләмәскә, кул беләзегеннән ныгытып тотарга кирәк. Юкса тиктормас балалар бик җиңел генә кулларын ычкындырырга мөмкин. 

Әти-әниләргә җәяүле кагыйдәләрне искә төшерәбез. Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз һәм юл ягыннан үзегез барыгыз.

Баланы урам аша чыкканда туктап як-якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да урам аша чыгыгыз. Юлның уртасына җиткәндә уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез. Урамны аркылы чыгар өчен җәяүлеләр йөри торган җирдән генә, ягъни, "пешеходный переход"тан гына чыгарга кирәк.

Туктап торган машина артыннан еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырында туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.

Машина юлында уйнарга ярамаганлыкны һәрвакыт искәртеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев