Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Светофорның туган көнендә: «Алтынчәч» һәм «Әтәчкәй» бакчасы нәниләре урамда юл кагыйдәләренә өйрәнде

Бүген, 5 августта, Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.

Актаныш авылында да светофор куелганга 5 ел вакыт үтеп киткән. Беренче һәм бердәнбер светофор җәяүлеләр һәм автомобиль хәрәкәте иң күп булган Ленин проспектында эшли. Бүген әлеге урында Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин белән берлектә  "Алтынчәч" һәм "Әтәчкәй" бакчасы нәниләре Светофорның туган көнен бәйрәм итте.

Бакча нәниләре тәрбиячеләре белән берлектә нәкъ юл йөрү кагыйдәләре буенча светофорның яшел уты янгач, парлап җитәкләнешеп юл аша уздылар. Светофор турында шигырьләр сөйләп аның яшел, сары, кызыл сигналлары турында аңлаттылар.Күмәк төстә светофорга багышлап җырлар башкардылар, балаларның дәртле чыгышын җәяүлеләр дә туктап тыңлап торды. 

ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән бакча нәниләре  юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерде.

Балаларның кулларындагы шарлар да туган көнен бәйрәм итүче светофор төсләрендә иде. Светофорның иң өстәге кызыл уты- хəрəкəтне тыя, тукта дигəнне аңлата. Уртадагы сары төс-  игътибар, əзерлəнегез, иң астагы яшел ут-  юл ачык, йөрергə ярый, ди.

"Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Римма Галимова светофорның туган көненә алдан ук әзерләнүләрен, светофор турында балалар белән яңа белемнәр өйрәнүләрен әйтте:

- Мәктәпкә әзрлек төркеменә йөрүче балалар юл кагыйдәләрен аеруча нык белә. Юл билгеләре, башка кагыйдәләрне һәрбер сабыйга ныклап аңлатабыз. Әгәр бу кагыйдәләрне онытмыйча тормышта кулланалар икән, аларның киләчәге хәвеф-хәтәрсез булыр дигән ышанычта без.

Светофорның туган көне бүләкләргә бай булды. Ләйсән Рәдиф кызы балалар бакчаларына "Юл хәрәкәте әлифбасы", ә балаларның үзләренә яктылык кайтаргыч элементлар бирде.

Нәниләр исә тротуардан узып баручы апа-абыйларга юл кагыйдәләре язылган белешмә-открыткалар тапшырды. 

Профилактик чара тәмамланганнан соң юл кагыйдәләрен пропагандалаучы инспекторыбыз җәяүле кичүенә якын урында «Әтиләр һәм әниләр! Юл аша чыкканда балагызны җитәкләгез» дигән өндәмә урнаштырды. 

Ләйсән Мөхәммәтова моңа алдан ук әзерләнгән. Трафареттагы кисәтү язуын асфальт өстенә беркеткәч, киселгән хәрефләргә ак буяу сиптерде. Өндәмәнең символы һәркемнең исендә кала торган: рәсемгә олы кеше учына куелган кечкенә бала кулы ясалган.

 

- Соңгы елларда республикабызда автотранспортлар саны, юллардагы машиналар хәрәкәте елдан -ел арта. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы  көчәя. Ә бу үз чиратында балаларга мәктәпкәчә яштән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәклеген искәртә. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк юл әлифбасын өйрәтү,  юлда йөрү кагыйдәләрен яшьтән үк аңлату һәм куллануны формалаштыру балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның, безнең изге бурычыбыз,- ди Ләйсән Рәзиф кызы.

Зурлар белән юл аркылы чыкканда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Әти-әниләргә, әби-бабайларга моны истә тотарга, юл аркылы чыкканда баланың учыннан җиңелчә генә тотмаска, ә кул беләзегеннән ныгытып җитәкләргә кирәк. Юкса, тиктормас балалар бик тиз кулларын ычкындырырга мөмкин. 

Әти-әниләргә җәяүле кагыйдәләрен искә төшерәбез:

 

  • Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз һәм юл ягыннан үзегез барыгыз.
  •  
  • Баланы урам аша чыкканда туктап як-якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да урам аша чыгыгыз. Юлның уртасына җиткәндә уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез. Урамны аркылы чыгар өчен җәяүлеләр йөри торган җирдән генә, ягъни, "пешеходный переход"тан гына чыгарга кирәк.
  •  
  • Туктап торган машина артыннан еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырында туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.
  •  
  • Машина юлында уйнарга ярамаганлыкны һәрвакыт искәртеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев