Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула

Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли. Безнең районда да 25 шундый отряд бар. Аларда 222 укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга үз өлешен кертә.


                                              ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова "ЮИД отрядлары Актанышта 1996нчы елның 23 апреленнән эшли башлый. Җитәкчесе Рәсимә апа Сәетова була. 1998 елны тәүге тапкыр "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы үткәрелә" ди. 

                                              Кичә ЮИД отрядлары оешуга 50 ел уңаеннан районыбыз уку йортларындагы ЮИД отрялары җитәкчеләренең чираттагы утырышы булды. Бу киңәшмәдә 6 мартта оештырылачак юбилей бәйрәме тантанасына эзерлек хакында эшлекле сөйләшү булды, киләчәк эшчәнлеккә, хезмәттәшлек турында планнар корылды. 

                                              Һәр җитәкче үзенең фикерләрен белдереп, тәкъдимнәрен кертте. Түгәрәк өстәл форматында җанлы әңгәмә гамәлләштерелде, тәҗрибә уртаклашуга да урын булды. Әйткәндәй, районыбызның ЮИД отрядларының активлыгы күпләрне сокландыра, чөнки алар даими рәвештә төрле кызыклы гына чаралар үткәрәләр, викториналарда һәм махсус  конкурсларда, акцияләрдә дә сынатмыйлар.
Әлбәттә, бу урында ЮХИДИ район буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызының тырышлыгы, оста оештыру сәләтен,  иҗади потенциалын билгеләп үтү дөрес, хак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш яңалыклары Юлай Низаев Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ"