"ТАТМЕДИА" АҖ тег белән яңалыклар
-
Ата-бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек
Бүген Җиңү паркында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, аларның истәлегенә дога кылып, бер минутлык тынлык игълан ителеп, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Искә алу тантанасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары, Әфган һәм Төньяк Кавказда барган бәрелешләрдә катнашкан ветераннарыбыз катнашты.
-
Бүген җәйнең иң озын көне
Бүген җәйге кояш торгынлыгы көне (день летнего солнцестояния). Төньяк ярымшарда астрономик җәйнең беренче көне. Бу көнне кояш Җир шарыннан максималь биеклектә була.
-
Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызга чираттагы – 12 нче гуманитар йөк юлга кузгалды
Гадәттәгечә, һәр егеткә исемле каплар әзерләнде, 2 мотоцикл, кыйммәтле квадрокоптерлар, төзелеш материаллары, эш кораллары, күп күләмдә су һәм башка кирәк-яраклар озатылды.
-
Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула
Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли. Безнең районда да 25 шундый отряд бар. Аларда 222 укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга үз өлешен кертә.
-
БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Илшат Измайловның якты истәлегенә багышлап тактаташ куелды
Бүген ул яшәгән йортның тирә-юнендә район үзәге халкы, аны белгәннәр, хөрмәтләгәннәр җыелган иде. Алып баручы Алмазия Хаҗиева хәтер микрофонын Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевага тапшырды.
-
АКТАНЫШ КАДЕРМӘТЕНДӘ: Әфганчы егетнең истәлеге мәңгеләштерелде(+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Иске Кадермәттә бүген райондашыбыз Газим Гомәров истәлегенә. үзе яшәгән йортына тактаташ куелды. Биредә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икүтисад буенча урынбасары Лина Сираева, районыбызның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Әфган һәм Чечен сугышлары хәрәкәте вәкилләре, яугирның якыннары, туганнары, авылдашлары катнашты.
-
УҢГАН МЕХАНИЗАТОР-ХУҖАЛЫК ГОРУРЛЫГЫ:Комбайнчы Назыйм абый турында сүзем!
"Вөҗданы – пакь, йөзе – ак" диләр алар хакында. Ул нәкъ безнең комбайнчы егетләргә һәм аларга үрнәк күрсәтүче, маяк билгеләүче абзыйларга карап әйтелгән кебек. Чалманарат якларындагы "Наратлы" хуҗалыгының басуларын кыр корабында гизүче Назыйм абый Нуретдинов белән без тиз генә сөйләшеп, эшләренең хәлләрен белештек.
-
АКТАНЫШТА: "БҮЛӘК" ЧЫН ПИОНЕРЛАРНЫ ТӘРБИЯЛИ(+БЕЗНЕҢ ШӘП ВИДЕО, +ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4нче агымын ачу тантанасы оештырылды. Агым ачылу бәйрәм кичәсе белән балаларны һәм әйдәманнарны Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде һәм имин яллар теләде.
-
БЕЗ- РЕСПУБЛИКА МАТБУГАТЫНДА: Актанышта «Бүләк» лагереның өченче агымы пионериянең 100 еллыгына багышланды
Бүген «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагерының өченче агымын ябу тантанасы булды. Пионериянең 100 еллыгы- әлеге агымның төп эчтәлеге нәкъ менә шушы юбилей датасына бәйле.