Актаныш

15 яшьлек үсмер машина урлап киткән һәм фурага бәрелгән

Җиңел машина каршы як полосага кисәк кенә чыга, шуңа күрә водитель фураны туктата алмый...

                                           Свердловск өлкәсендә «Екатеринбург - Нижний Тагил - Серов» трассасында 25 апрель төнендә коточкыч авария була. Daewoo Nexia машинасы урман ташый торган йөк машинасына бәрелә һәм тулысынча янып бетә. 

                                           Җиңел машина белән 15 яшьлек үсмер идарә иткән, ул Лая авылында яши. Бала авария урынында ук һәлак була.

                                           Якынча белешмә буенча, 15 яшьлек малай Daewoo Nexia машинасында барганда идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм прицеплы Volvo машинасына бәрелә. Үсмер машина ачкычын бабасыннан урлап алып чыгып киткән. Машина хуҗасы исә баланың анасы булып чыккан. Әни к еше машинада йөрми, әле үзе автомәктәптә белем ала. Шуңа күрә машина хатынның атасының өендә ишегалдында тора. Бабайда бу машина белән йөрү өчен рөхсәт бар. Машина ачкычлары бабайның фатирында була.

                                           Урман ташый торган фура белән 33 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул «СЕ» категорияле 14 еллык стажга ия. Аның сүзләренчә, җиңел машина каршы як полосага кисәк кенә чыга, шуңа күрә ул фураны туктата алмый. Бу йөртүченең тахографында картасы булмау сәбәпле, административ протокол төзелгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: