Актаныш

Картлар өлешенә кул сузсаң...Җәзасы ачы булыр

Соңгы вакытта, ни кызганыч, мошенниклар өлкәннәрне талаган, пенсионерларны алдаган дигән хәбәрләрне еш ишетергә туры килә.

                                             Бүгенге өлкәннәрнең күбесе – сугыштан соңгы авыр елларның ачлыгын да, михнәтен дә үзендә татып, бар эшне кул көче белән башкарып, илне үстерүгә зур өлеш керткән буын. Картлык көннәрендә тыныч тормышта гына яшәргә дә бит... Ләкин, кызганычка каршы, кайсыберләре мошенниклар корбанына әверелә. Мондый җинаятьчеләргә инде күптән җәзаның иң катысы булырга тиеш иде. Ләкин, нигәдер, бу хакта сүз кузгатырга ашыкмадылар. Ниһаять, боз кузгалган кебек...

                                             Һәрхәлдә, Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары илнең Җинаять-җәза кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

                                             “Соңгы вакытта өлкәннәргә карата җинаять очраклары ешайды. Бигрәк тә төрле мошенниклык кылулар арта. 2021 елда 60 яшьтән өлкәннәргә каршы караклык кылулар саны, калган яшьтәгеләргә караганда, иң күбе булган. Атап әйткәндә, мошенниклык кылуларның 27 проценты нәкъ өлкәннәр исәбенә туры килә” диелә проектка аңлатмада.

                                             “Миңа бик күп алданган пенсионерлар килә: кайсыберләренең фатирларын тартып алганнар, икенчеләрен ялган юллар белән зур кредитлар алырга мәҗбүр иткәннәр, – ди закон проектын әзерләүчеләрнең берсе – Гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү буенча комиссия рәисе урынбасары Светлана Разворотнева. – Еш кына өлкәннәр “бер-берсенә тапшыручы” мошенниклар тозагына эләгә. Ягъни җинаятьченең берсе карт кешенең акчасын тартып ала, ә икенчесе, акчагызны кайтарырга булышачакмын дип, кабат алдый”.

                                             Парламентарий сүзләренчә, өлкән яшьтәгеләрне алдавы җиңел. Чөнки алар ышанучан, мәгълүматны тикшереп тормый, интернет белән артык дус түгелләр. “Шуңа аларны яклыйсы килә. Җәза катгыйланса, бәлки, мошенниклар өлкәннәрнең болай да күп булмаган акчасына, милкенә кул сузарга батырчылык итмәс иде”, – ди Светлана Разворотнева.

“Мошенниклар үз корбаннарын картлар арасыннан эзли, аларны тиз генә алдый. Әмма мондый җинаятьләрне ачыклавы бик авыр. Ә бүген мошенникларга карата кулланылган җәза алар алган файдадан күпкә азрак”, – дип аңлата эксперт Павел Склянчук.

                                             Өлкәннәрнең ышанычыннан файдаланып, “кара” риелторлар һәм хәтта намуссыз туганнары да картларны “төп башына утыртудан” чирканмый. Акча дип күзе томаланган туганнарның әби-бабаларын, туган тиешле апа-абыйларын алдавы турында да еш ишетеп торабыз. Өлкәннәр белән болай “уйнаган” өчен җәза үтә дә каты булырга тиеш ди закон проектын әзерләүчеләр.

                                             Кайсыбердә мошенниклар үзләрен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре дип таныштыра. “Газ хезмәтеннән килдек, тикшерү үткәрәбез”, – дигән сылтау белән фатирга керәләр. Аннары инде, я фатирны талыйлар, я алдап товар саталар. Мәсәлән, “исәп корылмасын алыштырырга кирәк, югыйсә штраф салачаклар, без сезгә яңасын тәкъдим итәбез, фәлән сум гына булачак, өстәвенә, сезнең өчен генә ташлама да ясыйбыз”, – дип алдап, пенсионерларның акчасын алып чыгып китәләр.

                                             Ни өчен мошенниклар көпә-көндез карт кешене алдаудан курыкмый? Чөнки җәзасы йомшак икәнлеген беләләр. “Әгәр алар өлкән яшьтәгеләрне алдаган өчен җәзаның, әйтик, ике тапкыр авыррак буласын белсә, җинаять кылулар кимиячәк”, – ди Павел Склянчук.

                                             “Әмма тәҗрибә күрсәтүенчә, кеше алдаучылар корбаннарын сайлаганда җәзаның бер елга күбрәк яки азрак булуы турында уйлап тормый”, – дигән фикердә юрист Любовь Шебанова. Шуңа ул мошенниклар белән көрәшү өчен милекне саклау юлларын көчәйтергә кирәк дип исәпли ул. Шулай ук банк, Росреестр, нотариус кебек оешмалар белән хокук саклау органнары арасында тыгыз элемтә булдыру мөһим. Төрле финанс операцияләр яки сделкалар шикле тоелса, шунда ук аны тикшерергә кирәк дип тә өсти ул.

                                             Ә урыннардагы социаль тәэминат үзәкләрендә өлкәннәргә, пенсионерларга хокукый ярдәм итү, аңлату эшләре алып баручы оешма төзелсә, тагын да яхшы булыр иде дип исәпли юрист.

                                             Әлбәттә, мошенниклардан саклану өчен, тәү чиратта, һәркемгә үзенә уяу булырга кирәк. Ләкин җәза да караклык кылудан куркытып торырлык булырга тиештер, мөгаен. Сез ничек уйлыйсыз?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: