Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә:Матур булып кал син, Актанышым!

Чираттагы конкурсанткабыз Диләрә Нәҗмиева - районыбызның 90 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән шигъри гөлләмәсен юллаган, 15 яшь. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат- мәктәбе укучысы. 2020 елны Актанышыбыз юбилее югары дәрәҗәдә һәм бик күркәм уздырылган иде.

Матур булып кал син, Актанышым!

 

Һәркемнең дә бар бит туган көне

Җыелышып искә алалар.

Кешеләрдән кала бу бәйрәмне

Билгелиләр авыл, калалар.

 

Быел менә безнең Актанышның

Туган көне җитә белегез.

Хезмәт сөйгән халкы белән бергә

Бәйрәм итәргә сез дә килегез!

 

Актанышымның яше арта бара

Тик районым һаман яшәрә,

Шундый матур, гүзәл районыбызда

Мөмкинлекләр арта яшәргә.

 

Зур-зур йортлар калкып чыга бүген,

Актанышыбыз үсә, яңара.

Реклама

Сөендереп шушы гүзәллекне

Бизәп тора мәчет, манара.

 

Юл буенда тезелеп гөлләр үсә,

Яңаралар йортлар, урамнар.

Туган көнгә мондый матурлыктан

Кадерлерәк тагын нәрсә бар?

 

Шушы матурлыкны саклый белеп,

Гөлләр арасында яшәрбез.

Юбилейга, район бәйрәменә дип

Төрле яктан дуслар дәшәрбез.

 

Туган көнең котлы булсын, районым,

Җыелсыннар дуслар бәйрәмгә.

Актанышыбыз белән горурланып

Язсын безгә сөенеп яшәргә!

Матур булып кал син, яшьләргә!

Яшь иҗатчы Диләрәне хуплап, сайттагы "Бәйгеләр, конкурслар" рубрикасына кереп тавыш бирегез, сылтама монда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Бәйгеләр Яшьлек Мин Актанышны яратам #АктанышҮткәннәнКиләчәккә