Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

ХАЛКЫБЫЗ ХӘБӘРЛӘРЕ:"Рәсәйнең киләчәге"ндә - 1 дәрәҗә лауреат якташыбыз!

Иске Сәфәр мәдәният учагыннан безгә даими рәвештә шатлыклы яңалыклар килеп тора.

                                       "Бөтенроссия күләмендәге конкурсында Сәфәрнең яшь таланты, биюче кызыбыз Габдуллина Зилия I дәрәҗә лауреат булды" - дип хәбәр итә урындагы мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов.
Зилияне ихлас йөрәктән матур казанышлары белән котлыйбыз!

                                       Шулай ук "Бүген 10нчы апрель Чаллыда уздырылган "Будущее России" рәсәйкүләм иҗат фестиваленда Пучы мәдәният йортының кечкенә йолдызы Фәтхетдинова Нәзилә Нәркис кызы керәшен биюен биеп 1урынга лаек булды! Диплом hәм кубок белән бүләкләнде! 3 яшьтән бирле сәхнәләрне гөрләтеп биегән йолдызыбызның 8нче кубогы булды, афәрин, Нәзилә! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!" дип язалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Мәдәният Сәнгать Районыбыз сулышы Актаныш хәбәрләре #Район сулышы