Актаныш районында урып-җыю эшләре старт алды
«Актаныш» агрофирмасы Ирмәш басуында көзге бодай суктыруга керештеләр. Быелгы уңыш җыю кампаниясе районда оешкан төстә башланып китте.
21 июльдә Актаныш районында урып-җыю эшләре рәсми рәвештә башланды. Беренче булып «Актаныш» агрофирмасы игенчеләре басуларга чыкты. Урып-җыю башланган мәйданнарның берсе — Ирмәш басуындагы 83 гектарлы көзге бодай кыры.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нафис Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге басу җәй дәвамында тиешле тәрбия күреп, югары уңыш биргән.
— «Актаныш» агрофирмасына рәхмәт әйтәсе килә. Алар районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Басу технологик таләпләр нигезендә эшкәртелгән, нәтиҗәдә матур уңыш үстерелгән. Бу — игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, — диде ул.
Быел район буенча 33 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны җыеп алу бурычы тора. Шуларның 9400 гектарын көзге бодай, 180 гектарын тритикале тәшкил итә. Калган мәйданнарда язгы бодай, арыш, арпа һәм башка культуралар игелә.
Урып-җыю чорына район хуҗалыклары әзерлекле керә. Нурбаян исемендәге һәм «Әнәк» хуҗалык белгечләре дә басуларны карап, эшкә керешергә әзер булуларын белдергән. «Алмаз» холдинг җәмгыятендә дә барлык техника әзер хәлдә, 20 комбайнның урып-җыю эшләренә чыгуы көтелә.
Игенчеләр алдында көзге культураларны вакытында җыеп алу бурычы тора. Алга таба район басуларында 356 гектар мәйдандагы кышкы рапсны да җыеп алу планлаштырыла.
— Яңгырлар бераз комачауласа да, урып-җыюны вакытында башлап җибәрдек. Барлык белгечләр, механизаторлар бердәм булып эшли. Икмәкне исән-имин җыеп алырга язсын, — дип ассызыклады Нафис Сәлимгәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев