Яңа Җияш авылының «Рафикъ» мәчетендә мөселманнар өчен изге һәм кадерле булган Мәүлид кичәсе узды. Әлеге рухи мәҗлесне мәчеттә хәзрәт вазыйфасын башкаручы Дәниф Загертдинов оештырды һәм иганәчелек күрсәтте. Кичәгә Иске Богады авылыннан Финус хәзрәт тә кунак булып килде.
Кичәдә вәгазьләр тыңланды, Коръән сүрәләре укылды, дога кылынды. Кунак булып килгән Дәнифә Арсланова һәм Фәнҗия апалар да бик күп аятьләр укып, мәҗлескә үзләренең өлешләрен керттеләр. Укылган догалар мәрхүмнәрнең рухларына багышланды.
Мәүлид кичәсенең соңында авыл әби-апалары мул табын артында чәйләр эчеп, күчтәнәчләрдән авыз итеп, күңелле аралаштылар. Әлеге матур мәҗлесне әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм иткән клуб мөдире Эльмирага, Зифага, Рәйләгә һәм Юлиягә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Киләчәктә дә шундый күркәм очрашуларда, дини бәйрәмнәрдә бергә күрешергә язсын дигән изге теләкләр белән таралыштылар авыл әби-апалары.
Нет комментариев