Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Табанлыкүлдә “Ак мәчет” ачылды: Безнең фоторепортаж

Бүген районыбызның Табанлыкүл авылында изге Аллаһ йорты- мәчет ачылды. Исеме дә бик нурлы- «Ак мәчет» дип атала ул.


Ак мәчетне ачу тантанасына республикабызның хөрмәтле шәхесләре, күренекле дин әһелләре килеп Табанлыкүл авылы халкының сөенечле мизгелләре белән уртаклашты. 

 Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, "ЧЕЛТӘР КОМПАНИЯСЕ" генераль директоры, якташыбыз Илшат Фәрдиев

Мәчет ачылу уңаеннан изге теләкләрен әйттеләр.



Бик күп кунаклар чыгыш ясап,
әлеге изге йортның капка-ишекләренең беркайчан да ябылмавын, манарасыннан һәрвакыт азан тавышы ишетелеп торуын теләде.

Аллаһ йортын сафка бастыруда хәләл акчалары белән ярдәм иткән иганәчләргә, үтә дә матур, затлы, зәвыкле итеп төзелеш эшләрен башкарган төзүчеләргә, кече авылны ямьләп мәчет тирә-ягын гүзәллеккә төргән эшче-хезмәткәрләргә Актаныш муниципаль районының , Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.   Кунаклар бәйрәмгә зур бүләкләр, күчтәнәчләр белән кайткан иде. 


Мәчетне төзетүне башыннан ахырына кадәр оештырып йөргән Табанлыкүл авылы кызы Рузилә Шәймәрдановага, башка ярдәм күрсәтүчеләргә авыл халкы бик рәхмәтле. 

Мәчет ачылышына килгән авылдашлар мул чәй табыны янында сыйландылар. 

 

Изге азан яңгырап торсын, Табанлыкүлгә бәрәкәт-иминлек иңсен!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев