25 августта «Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафоны Мари Суыксуы авылына киләчәк
«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафоны ахырына якынлаша. Тиздән марафончы сәнгатькәрләребез районыбызга янә кунакка киләчәк.
25 август көнне 18.00 сәгатьтә Мари Суыксуы авылы халкына җырлы, моңлы, дәртле, биюле очрашу оештырачак. Әлбәттә, җәйге кичәнең үзәгендә-, әлбәттә, нәфис сүз, шигърият булачак.
«Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафонынының Мари Суыксудагы бәйрәмендә Фәрит Низамиев, Лилия Кадыйрова, Рүзәл Зыятдинов, Алинә Әхмәтшина чыгыш ясаячак. Хөрмәтле райондашлар, тамашага рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев