Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш җирлеге–дәүләт театрына лаек!

2022 ел - Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау, Татарстанда Цифрлаштыру елы, Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Актаныш районының авыл мәдәният йортлары драма коллективлары смотры карары билгеле.

Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул – бөтен халык эше.  Минтимер Шәймиев та  “Театр ул – халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре” дигәне бар. Районыбыз мәдәниятендә озак еллар дәвамында матур традицияләр яши. Үзешчән драма коллективлары смотры нәкь шундыйлардан. Смотрның максатларына килгәндә:Актанышта театр сәнгатен тагын да ныграк үстерү; татар драматургиясе әсәрләрен күбрәк пропагандалау; яшь буынга патриотик  һәм  әхлак  тәрбиясе бирүне арттыру; сәхнәдә чыгыш ясау аша эстетик зәвыкны камилләштерү; халкының данлы тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң тәрбияләү; мирасыбыз белән кызыксыну, үткәннәр белән киләчәк җепләрен ныгыту,–дип сүзне башлады тантаналы чараның алып баручысы Рәфидә Наҗарова.

 

Смотрда татар, башкорт драматургларының әсәрләре сәхнәләштерелгән. Спектакльне һәр мәдәният йорты, авыл клублары әзерләп халыкка күрсәтте. Анда барлыгы 38 үзешчән , 7 халык театрлары катнашты, 293 үзешчән артист уйнады. Алар арасыннан 2 коллектив балалар спектаклен куйды. Труппалар татар халкының танылган драматургы Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев,  Данил Салихов, Зөлфәт Хәким, Мостай Кәрим, Хәбир Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Фоат Садриев, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәлиф Кинҗәбаев,  шулай ук   Кәрим Тинчуринның классик әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Күп кенә коллективлар күрше авылларга, районнарга да  гострольләр белән чыктылар.  Пучы халык театры Кәрим Тинчуринның  “Сүнгән йолдызлар” драмасы белән Сарман район мәдәният йортында, Сарман районы Карашай - Саклау авыл мәдәният йортында, Байсар халык театры Туфан Миңнуллинның  “Йөрәк маем” комедиясе белән  ут күрше Башкортстан Республикасы Яркәй районы Исәмәт авылы мәдәният йортында чыгыш ясаганнары, аларны тамашачы җылы кабул итүләре хакында алдарак язып үткән идек.

 

Арытаба сәхнә түренә социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латипов чакырылды һәм бер төркем һәвәскәрләрне бүләкләде.

Үз җирлекләрендә уңышлы чыгыш ясаучы үзешчән драма коллективлары һәм аерым артистлар мактау грамотасы белән билгеләнеп үттеләр:

Аеш мәдәният йорты.  Җитәкчесе Ирина Гөбәева. Р.Җамалиева “Изге имән шаһит» драмасын–Рисәлия Нурлыгаянова–Мәрфуга; Түке мәдәният йорты. Җитәкчесе  Фәнзүр Гәйнетдинов. Аяз Гыйлаҗевның “Шомырт чәчәк атканда”–Рәилә Хисматуллина–Наилә; Наилә Хисмәтуллина–Галия; Такталачык мәдәният йорты. Җитәкчесе Илфак Гыйбадуллин. З.Хәким “Ява карлар”да–Әфка Марданов- Рәшит; Чуракай мәдәният йорты. Җитәкчесе Зилә Латыйпова. Г.Зәйнашева “Язмышлар һәм ялгышлар”дагы Ландыш Минһаҗева–Айзирәк; Куян авылы клубы Клуб мөдире  Роза Хабетдинова. Рәмзия Хөсәенова “Табылдык” комедиясендә Хәернисә ролендәге–Нәфисә Зәһриева; Актанышбаш мәдәният йорты. Җитәкчесе Алсу Арсланова. Р.Зәйдулла “Татарча өйләнү” комедиясендә Жолдас роле өчен–Назыйм Миркасыймов; Уразай мәдәният йорты . Мәдәният йорты  директоры Римма Шәрипова. Р.Зәйдулла “Татарча өйләнү”ендәге Әкрәм роле өчен – Гаяз Фарисов, Җолдас роле өчен –Рамил Фәрдиев Аккүз мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры  Гөлнур Шәйдуллина  Рәмзия Хөсәенова “Табылдык” моңсу комедиясендәге Гатия роле өчен – Айсылу Хисамова, Әсмабикә роле өчен – Гүзәлия Шарипова, Кәзкәй мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтнәбиев  Р.Хөсәенова “Табылдык”монсу комедиясендә Сылубикә роле оста башкарган–Рәмзия Галиева, Рәүзәт ролендәге Рәүзәт Фардиев -иң яшь башкаручы номинациясендә җиңүче булып танылдылар.

Теләкәй мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Дифинә Шәмсиева. Булат Сәлаховның “Яр” драматик новелласындагы малай роле өчен –Камил Вәгыйзов, хатын ролендәге–Лилия Гәйнетдинова; Чалманарат  мәдәният йорты . Мәдәният йорты директоры Ләйсән Мөхәммәтова. Д.Салихов “Капчыктагы Мәгъфия “ комедиясе; Әтәс мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Энҗе Зиннурова. М.Шамкалов “Кайнана” комедиясендәге Җәннәт (кайнана) роле өчен–Энҗе Зиннурова; Зәрифә (Афәт) роле өчен – Лилия Хәйдәрова; Чишмэбаш авыл клубы. Җитәкчесе Илгиз Гыйздәтуллин.  Ф. Бүләков “Әбиләргә ни җитми”, Сәлимә роле өчен – Римма Разова Мактау кәгазъләренә ия булдылар.

 

Күҗәкә мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Эльмира Ибраһимова.  Р.Канҗебаев “Гүргә керер сер иде” драмасындагы Фәнил роле өчен – Ихтияр Биктимиров, Диләрә роле өчен - Лениза Маннапова; Яңа Кормаш мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Гөлнур Мирзагитова.  А. Әхмәтгалиева  “Баш куям тезләренә”драмасындагы Кәшифә герое роле өчен – Фирания Кәшбразыеева, Гөлшат ролендәге–Рәсимә Корбанова, Шәбезбаш авыл клубы. Клуб мөдире  Рәмилә Хәмматуллина. Д.Салихов “Хатын түгел–аждаһа” комедиясендәге Юлбикә роле өчен – Фәнисә Исмагилова; Яңа Әлем  авылы мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Данил Әгъләмов – К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар драма әсәрендәге Надир Мәхдүм – Данил Аглямов, Сәрвәр – Айсылу Маликова, Ямалы авылы мәдәният йорты директоры Ализә Хурамшина–Ф.Садриев “Безнең авыл кызлары” драмасындагы Зәйнәп - Динара Гилманова, Хөсниямал - Гөлназ Варина бүләкләнделәр.

 

Район мәдәният йорты сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаган  драма коллективлары мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнеп уздылар:

 

1.Әнәк авылы  мәдәният йорты. Мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Нигьматуллина.  Хәбир Ибраһимның  “Ялгызлык тәкәрлек”тәге Эльмира Солтанова–Гөлсирин, Гөлназ Солтанова - Зәйнәп роле өчен югары бәя алдылар.  

 

2.Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты. Мәдәният йорты  директор Гөлназ Баянова. Туфан Миннуллинның  “Гөргери кияүләре” куелышындагы Илнар Хәлиуллин–Җаграп, Хәләф Сираев–Гөргери бүләкләнүгә лаек булдылар.

 

Сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева чакырылды. Ул да үз чиратында лаеклыларны бүләкләде.

Пучы авылы халык театрыннан Әминә Мөфтиева–Фәрхи; Нурания Әхтәмова-Гөлнур; Байсар халык театрыннан; Римма Разова ( 2 роль)–Асилә, Чишмәбаш авылы спектаклендә–Сәлимә; Сәфәр халык театрыннан Гүзәлия Некрасова–Камилә; Әнәк драма коллективыннан Рәмилә Имамова–Хәят; Богады драма коллективыннан; Вәсилә Марданова - Камилә; Венера Сафиуллина–Иркәбикә иң оста хатын-кыз ролен башкаручылар булып, халык күңелен яулап алганнар.

 

Авыл халык театрларының  иҗат коллективы яшәргәннән яшәрә. Күңелне сөендереп театр мәйданына күп кенә өметле яшьләр–укучылар  килә. Кайберләре үзләрен төп рольләрдә сынап, тамашачының мәхәббәтен һәм ышанычын яуларга да өлгерде инде.

Иске Кормаш авылы халык театры коллективы яшьләре:

1. Таңсылу Фәррахова–Яшь Шаһида

2. Инзилә Нәгыймова–Зәкия

3. Илназ Ганиев–Әүхәт

4. Анастасия Лапшина–Сабира

Авыл яшьләре:

5. Гәдел Кәримов

6. Миләүшә Мәрданова

7. Хәйдәр Ибраһимов

8. Гадел Исламов

 

Богады халык театры коллективыннан:

1.Таңсылу Хафизова–Җәмилә

2.Әминә Гаянова–Маһибәдәр

3.Илгинә Мирзагалиева–Ямьлегөл

4. Айбулат Гаянов–Ильяс

5.Алия Галиева–Мөнирә

6.Айгиз Миңниахметов–Иштирәк

Пучы авылы халык театры труппасыннан:

1.Салават Гыйлемов

2.Илсаф Вәгыйзов

3.Эльмира Солтанова

4.Әдилә Ибәтуллина

5. Ләйсән Сабитова

 

Киров авылы халык театры труппасыннан:

Максим Бутаков–Вадим

Азат Хуҗин–Илдар

Лилия Галимова

Булат Рәшитов 

Нурислам Ганиев

Динар Ганиев

Руслан Сабитов

 

Авыл мәдәният йорты халык театры коллективлары артистлары Мактау грамотасы белән билгеләнде:

Зөбәер халык театрының Айгөл Әхмәтгалиева “Баш куям тезләреңә”  драмасында:

-Үз ролен оста башкаручы Вәзирә Госманова – Шәмсенур;

-Үз ролен оста башкаручы  Гүзәлия Миргәляуова - Гөлчирә роле өчен бүләкләнделәр.

 

Сәфәр халык театры Гамир Насрыйның  “Яшел эшләпә” комедиясендә:

- “Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы “ - номинациясендә җиңүче булып Ләйсән Мирхәйдәрова–Хупҗамал;

-“Үз ролен  оста башкаручы” Әхсән Нургалиев–Сәйфи ролендәге танылуга иреште.

Пучы мәдәният йортының  халык театры:

 “Этнографик  күренешләрнең  матур куелышы өчен “ номинациядә;

“Үз ролен  оста башкаручы”–Регина Фәтхетдинова Сәрвәр; эпизодик роль өчен–Айгиз Гыйлемов;

 

Иске Богады мәдәният йортының халык театры куйган Мостай Кәримнең  “Кыз урлау” комедиясендә:

- “Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” Әсфирә Хафизова–Уңганбикә;

-Үз ролен  оста башкаручы Илшат Ахметов–Әҗмәгол;

- Үз ролен оста башкаручы  Илназ Ахметов–Котлыәхмәт;

 

Байсар авылы мәдәният йортының халык театрының Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Йөрәк маем” комедиясендә:

-“Үз ролен  оста башкаручы” Рәзилә Гиздәтуллина–Айшәбикә;

-“Үз ролен  оста башкаручы” Ринас Кәшбиев–Аймәт;

 

Киров авылы мәдәният йортының халык театры куйган Туфан Миңнуллинның “Мулла” драмасы  (18 1=19 кеше катнаша):

“Тискәре образны  тамашачы күңеленә җиткерә алган”:  

- Гөлүс Мирзаханов–Әмир роле өчен;

- Айзат Талипов–Бәдретдин роле өчен;

- Илназ Мәгъданов–Эльбрус роле өчен;

 

Иске Кормаш авылы мәдәният йортының халык  театры сәхнәгә чыгарган Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда “драмасы (20 2= 22 һәвәскәр катнаша):

- Драма коллективы “Иң яхшы актёрлар ансамбле” номинациясендә;

- “Төп рольне иң оста башкаручы”  номинациясендә   Фәррахова Таңсылу–яшь Шаһидә;.

-“Дебют”  номинациясендә җиңүче Инзилә Нәгыймова -Зәкия роле өчен бүләкләнүчеләр сафында булдылар.

 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов театрларның осталыгын, үзешчәннәрнең сәләтен югары кимәлдә булуын ассызыклады. Аны спектакль көннәрендә биредә еш очратырга мөмкин иде, ул шәхсән үзе әлеге күркәм тамашаларны карап барды, фикерләрен җиткерде.

Район үзешчән драма коллективлары смотры җиңүчесе булган халык театрылары Мактау кәгазе һәм акчалата премия тапшырылды:

 

Зөбәер халык театры . Мәдәният йорты директоры - Гөлүсә Габетдинова.

Айгөл Әхмәтгалиева “Баш куям тезләреңә”  драмасы; Сәфәр  халык театры   Мәдәният йорты директоры - Илдус  Һарунов. Гамир Насрый  “Яшел эшләпә” комедиясе

 

Пучы  халык театры.   Директор Илгинә Нуретдинова. Кәрим Тинчурин  “Сүнгән йолдызлар” драма  ( 18 1=19 кеше катнашкан)

Богады мәдәният йортының халык театры.  Директор Әсфирә Хафизова.

Мостай Кәрим  “Кыз урлау” комедиясе ( 18 1=19 кеше катнашкан)

 

Байсар авылы мәдәният йортының халык театры. Директор Фәнзилә Хәйриева. Т.Миңнуллин “Йөрәк маем” комедиясе

 

Киров авылы мәдәният йортының халык театры. Директор Алсу Хуҗина. 

Туфан Миңнуллин  “Мулла” драмасы  (18 1= 19 кеше катнашкан)

 

Район үзешчән сәнгать коллективлары смотрында Гран-при иясе  Иске Кормаш авылы мәдәният йортының халык театры.  Директор Ирек Хаҗиев.

Коллектив мактау кәгазе , акчалата премия белән бүләкләнә

Айгөл Әхмәтгалиева “Сагынган чакларымда “драмасы (20 2= 22катнашты).

 

Театр–ул һәрчак табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.

Әлеге театр сезоны сәхнәгә куелган әсәрләрнең күләмлеге,  катнашучыларның саны күп булуы, шулай ук алар арасында яшьләрнең  булуын ассызыклап, әйтеп үтәргә кирәк. Гомумән, смотр спектакльләрендә үзешчән артистларның йөрәк ялкынын биреп уйнаулары, режиссёрларның олы хезмәте, отышлы сайланган пьеса, музыка, сәхнә бизәлеше–болар барысы бербөтенне тәшкил итеп, авыл театр коллективларының уртак уңышына әверелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш театр Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Бүген Актанышта Театр айлыгы