Актаныш

АКТАНЫШ МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:Хәтта рухи яктан да дәвалый!

Тылсым дөньясы – ул театр! Районыбыздагы учреждениеләр һәм оешмаларның коллективлары үзләренең талантларын театр айлыгы кысаларында күрсәтүе дәвам итә.

                                           Бүген Актаныш үзәк хәстәханәсе коллективы тамашачыга Туфан Миңнуллиның "Гөргери кияүләре" исемле комедиясен күрсәтте. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае залы шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк иде!
Театр сәнгатенә гашыйк булып, тамашада катнашкан һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез.

                                           Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләрне сәхнәләштерергә, халкыбызга хезмәт итәргә язсын сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: