Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШ САНДУГАЧЫ - Ә.АВЗАЛОВА ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ГРАН-ПРИ ИЯСЕ : Лилия Хөсәенова: “Мин бу җиңүгә бик озак килдем!”

Лилиябез Әлфия Авзалова исемендәге беренче Халыкара иҗат фестивалендә дә тамашачыны үзенең моңына буйсындыра алды. Аның башкаруындагы “Әзифә” татар халык җыры милләтебез моңына сусаганнарның сусавын басарлык дәрәҗәдә аһәңле, көчле иде.

20, 21, 22 октябрь көннәрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге беренче  Халыкара иҗат фестивале үтте.  Фетивальгә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта  чит илдән килүчеләрнең булуы аның дәрәҗәсен тулысынча раслады. 
 
Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара иҗат фестивале ике елга бер тапкыр уздырылачак. Фестивальнең төп максаты - талантлы яшьләрне ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.


Хәтерләсәгез, әлеге фестивальнең нигез ташы быел Актанышта салынган иде. Шуңа күрә дә Казанда үткән беренче халыкара бәйгедә райондашларыбызның катнашуы табигый. Сүз уңаеннан, фестивальдә  сәхнә тотучыларның  зур күпчелеген нәкъ менә Актаныш тәшкил иткән – 90нан артык райондашыбыз! 

Өч көн дәвамында Актаныш  дулкынланып Халыкара фестивальнең нәҗитәләрен көтте. Әлфия Авзалова үз җырларына кушып җырлаган районның талантлары жюри тарафыннан югары бәя алачагына шик юк иде. 

Әлеге фестивальдә Актанышның моңлы сандугачы Лилия Хөсәенова да үз бәхетен сынап карады. Күп тапкырлар Татарстанда һәм чит республикаларда сәхнәсен тоткан, күпсанлы бәйгеләрдә җиңү яулаган Лилиябез Әлфия Авзалова исемендәге беренче  Халыкара иҗат фестивалендә дә тамашачыны үзенең моңына буйсындыра алды. Аның  башкаруындагы “Әзифә” татар халык җыры милләтебез моңына сусаганнарның сусавын басарлык дәрәҗәдә аһәңле, көчле иде. Халык җырларын башкару номинациясендә Лилия Хөсәенова икенче турга узган 35 конкурсант арасында чыгыш ясап, гран-при яулады. 

- Фестивальдә көчле башкаручылар бик күп иде. Талантлы яшьләр үсеп килә. Әлфия Авзалова исемендәге беренче иҗади бәйге географисе ягыннан да, катнашучылары белән дә башкалардан аерылып торды. Сәхнә артында да җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде. Минем өчен җан атып торучылар бик күп иде, үзебезнең район җитәкчелеге дә, бәйгедә катнашучылар үзләре дә. Миндә җиңүгә омтылыш, теләк бик көчле иде, чөнки бу үзебезнең Әлфия апа исемендәге фестиваль, - ди гран-при иясе Лилия. 

- Нинди хис-кичерешләр күңелегездә? 

- Хисләр аңлатып бетергесез. Мондый мәртәбәле фестивальдә гран-при иясе булу – иҗат юлымдагы иң зур уңышым. Җиңү миңа үз-үземә бәя бирү өчен дә бик әһәмиятле, зур адым булып тора. Әлеге җиңүгә мин бик озак килдем. Сөенеп кайттым, татар халык җырларның әле дә үз тыңлаучысы бар, аларны яраталар, аларны сәхнәләрдән көтеп алалар. Киләчәктә дә шулай булсын иде! 


Райондашыбызны әлеге зур җиңүе белән ихластан тәбрик итәбез. Әлфия Авзалова исемендәге  Халыкара иҗат фестивале гомерле, аның катнашучылары күп булсын иде дигән теләктә калабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев