Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта үткән Ә.Авзалова фестивале тарихында беренче тапкыр Гран-при иясез калды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Иң кызыгы, быел фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-При үз иясен тапмады.

XX гасыр җырының нигезен, үзәген тәшкил иткән сәхнә йолдызы, татар халкының  кабатланмас легендасы, Актаныш кызы Әлфия Афзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге ике көн дәвамында райондашларыбызны, килгән кунакларны үзенең дулкынында яшәтте. 

Бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгән үзешчән һәм профессионаллар  катнашты, алар башкаруында 230 номер каралды. Республикабызның, төбәкләрнең яшь талантлары чыгышына  мәртәбәле жюри - Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Рәсәйнең атказанган артисты  Салават Фәтхетдинов, Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова),  Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты Венера Ганиева, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь  Мөхәммәт Мирза һәм башкалар бәя бирде. 

Гала-концертта исә иң-иң дип табылган хореография, вокал, нәфис сүз осталары сәхнә тотты.  

I, II, III урынга ия булучыларны  жюри вәкилләре тәбрик итеп, диплом, чәчәк гөлләмәләре, акчалата премияләр тапшырды. 

Иң кызыгы, быел фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-При үз иясен тапмады. Бәйгенең жюри рәисе Салават Зәки улы Гран-При бирелмәүне:  “Бу -  минем теләк, минем фикер”, - дип аңлатты. 

-Гран-При иясенең җыр башкару осталыгына  бәя бирүчеләр генә түгел, тамашачы да “аһ” итәргә тиеш. Әлфия апа Авзалова беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, халык “аһ”иткән һәм 50 ел аны шулай тыңладылар. Ә бүгенге җиңүче дипломы катнашучыларга  бары тик өмет кенә бирә, Казанда үтәчәк Әлфия Авзалова фестиваленә чакыру дип кабул итәргә кирәк моны!Биредә җиңүчеләр шул бәйгегә автомат рәвештә кабул ителәчәкләр”, дип үз фикере белән уртаклашты Салават Фәтхетдинов. 

Актаныш районының башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттахов та җиңүчеләр янына сәхнәгә күтәрелеп, әлеге дәрәҗәле фестивальне оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерде. 

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгенең чишмә башы нәкъ менә Актаныштан башлануы гаҗәп түгел. Әлфия Авзалова  – чын-чынлап, Актаныш горурлыгы, милләт хакында сүз йөртсәк, дөньяга сибелгән татарның горурлыгы, мактанычы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев