Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШ ЙОЛДЫЗЛАРЫ: Фестивальнең гала-концерты үз җиңүчеләрен атады (ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Чыннан да, кичәге матур бәйрәм өлге алырлык сәнгать үрнәге иде. 

Актаныш үзәгендәге мәктәп коллективлары  быел  “Йолдызлык” фестиваленә  зур әзерлек белән килде. Аның нигезендә җитәкчелекнең, ата-аналарның, остазларның  бердәм хезмәте, укучыларның зур тырышлыгы ята. Күз явын алырлык сәхнә костюмнары, тын да алмый тыңларлык җырлар, җор телле конферанслар чыгышы, күз иярми торган биюләр – боларны тамашачыга Актаныш укучылары тәкъдим итте. Чыннан да, кичәге матур бәйрәм өлге алырлык сәнгать үрнәге иде. 

3 март көнне сәхнә тоткан Актаныш йолдызларын район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова, башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыевалар тәбрик итте. Җиңүче һәм лауреатларга район башлыгы ярдәме белән алынган кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев