Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШ ЙОЛДЫЗЛАРЫ: "Музыкаль йолдызлар яңгыры" фестивалендә зур уңышларыбыз бар (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Шунысы сөенечле, татар дөньясының кабатланмас легендасы булган Ә. Афзалованы биргән районыбызда талантлар елдан-ел арта, алар бүген югары үрләр яулап, Актаныш моңын еракларга тарата. 

10 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Музыкаль йолдызлар яңгыры" дип аталган балалар җыр фестивале узды. Даны еракларга таралган җыр бәйгесендә Актаныш районының яшь талантлары да катнашып, бик уңышлы чыгыш ясадылар. 

Районның Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар даими рәвештә республикакүләм, төбәкара фестивальләрдә үзләрен сынап киләләр. Шунысы сөенечле, татар дөньясының кабатланмас легендасы булган Ә. Афзалованы биргән районыбызда талантлар елдан-ел арта, алар бүген югары үрләр яулап, Актаныш моңын еракларга тарата. 

Республикакүләм вокал сәнгате фестиваль-конкурсының беренче туры 2 мартта оештылылган булса, Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае бәйгедә катнашучыларны икенче турга кабат үзенә җыйды. 

Фестиваль нәтиҗәләре буенча,  райондашыбыз Лилия Шәнгәрәева (җитәкчесе – Г.Ф. Чекалина)  II дәрәҗә лауреат исеменә  лаек  булды. Алинә Гафурова (Г.Ф. Чекалина), Эльвина Хаҗиева,  Адилә Хөсәенова, Гөлия Заһретдинова (җитәкчеләре – С.М. Исламова) III дәрәҗә лауреат булып танылдылар. 

Адилә Мансурова, Гүзәл Салихова, Алинә Вәлиева, Ленара Гаянова (җитәкчеләре – С.М. Исламова), Раяз Фахразиев, Таңсылу Маликова, Ленара Гыйльфанова (җитәкчеләре – Г.Ф. Чекалина) беренче дәрәҗә диплом белән хөрмәтләнделәр.  Алинә Вәлиева (С.М. Исламова) – икенче дәрәҗә диплом иясе. 

"Музыкаль йолдызлар яңгыры", чыннан да, җыр-моңга гашыйк яшь талантларыбыздан сәхнә йолдызлары ясады. Балаларның шул ук көнне  Менделеевск шәһәрендә узган  "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясауларын искәртсәк, Гүзәлия Фирдәвис кызы һәм Сиринә Муллаян кызының кул астында шөгыльләнүче райондашларыбызның яулаган үрләренә ихластан сөенәсе генә кала. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев