Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актанышның яшь талантлары Түбән Кама тамашачысына «Йолдызлар балкышы» концертын тәкъдим итте

«Йолдызлар балкышы» - Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов идеясе.

                                                 Быелгы “Созвездие- Йолдызлык” фестиваленең муниципаль турының йомгаклау концертын караганнан соң Энгель Нәвап улы районыбызның бу кадәр талантлы балаларын Татарстан , Россия күләмендә күрсәтергә, иң-иңнәрне туплап концерт турларын оештырырга кирәклеген  әйткән иде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән “Йолдызлар балкышы” программасын райондашлар ике тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда тамаша кылды. Бары соклану, горурлык һәм рәхмәт хисләре кичергән райондашлар балаларны зур сәхнәләр яуларга фатиха биреп озатты. 


                                                 Кичә, 19 апрельдә  Актаныш талантлары Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында чыгыш ясады. “Йолдызлар балкышы”н кадет-интернат мәктәбенең барабанчылар ансамбле башлап җибәрде. Патриотик рухтагы аһәңнәр алдан ук концертның туган илгә, туган җиребезгә, туган телгә, газиз әти-әнигә мәхәббәткә сугарылган икәнлеген искәртте.

Еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган остазлар тәрбияләгән сәнгать җимешләре- Халыкара, Төбәкара, республикакүләм конкурслар җиңүчеләре булган “Ак инеш”, “Хәзинә”, “Шатлык” бию ансамбльләре, “Тамчы”, “Лачыннар”, “Ак нур”, “Умырзая” вокаль ансамбльләре, төрле жанрда аерым башкаручылар искиткеч зәвыкле, тәрбияви концерт программасы күрсәтте.

Тамашачы чыгышлар тәмамланганчы ук көчле алкышлар белән артистларга рәхмәтен белдерде.

Концертны караучыларның күбесе- сәхнә тотучы балаларның яшьтәшләре иде. Шулай ук өлкәннәр, урта яшьтәгеләр арасында актанышлылыр- якташларыбыз да күп килгән.

Түбән Камадагы Актаныш якташлар берлеге җитәкчесе Фирдәвис Ханов мондый очрашуларны ешрак үткәрергә чакырды.

Чөнки Актаныш районы талантларының иҗат концертлары һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла. Икенчедән, туган яктан читтә яшәүчеләргә бу иҗади очрашулар һава кебек кирәк: туган як сулышын тою, туган якның уңышлары белән горурлану, гаме-яме яшәргә дәрт, дәрман бирә. 


Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов “Йолдызлар балкышы” кебек концертлар районда бары җитәкчеләр туган телне, моңны, милли сәнгатьне саклаганда гына барлыкка килә дип билгеләп үтте. 
- Энгель Нәвап улы һәр җырчы, биюче өчен җан атып утыра, аның күзләре генә түгел, йөрәге яна. Энгель Нәвапович, яшь буынның сәләтен үстерү, танытудагы ярдәмегез, хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Шәһәребезгә шундый матур концерт алып килгәнсез! 


Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Йөргән таш шомара, балалар төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап, тамашачыларның алкышларын күреп тагы да үсә, тырышыбрак җырлый, бии башлый. Шуңа да йолдызларыбызны сезгә алып килдек,- дип тамашачыларга рәхмәт әйтте. 


 
Концерт башланганчы Халыклар иҗаты йорты фойесында районыбызның яшь эшмәкәрләре эшчәнлеге белән таныштырга мөмкин иде.

Сату-күргәзмәдә Актаныш брендына әверелгән икмәк-кондитер эшләнмәләре, кош теле, чәкчәк, казылык, шулай ук кул эшләре тәкъдим ителде. 
Шулай ук талантлы яшьләребезнең берсе- профессиональ фотограф Таңсылу Галимованың гүзәл затларга багышланган фотокүргәзмәсе эшләде.

Биредә төрки халыкларга хас киемнәр кигән гүзәлләр белән фотозонада рәсемгә төшү оештырылды. Күргәзмәнең авторы Таңсылу Энгель кызы үзе үк фотога истәлекле мизгелләрне мәңгеләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Мәдәният Сәнгать Түбән Кама Дуслык күпере